Авыл хуҗалыгы
14 декабрь 2023, 05:18

Бәйгеләрдә чапкан ат сыман

Тирә ягыбызда күпме яхшы кешеләр яши. Иске Тазлар авылында дөньяга килгән Радик Әхәтовны да шундый шәхесләрнең берсе дияр идем. Ул тормышта бар яктан үрнәк, шул ук вакытта талантлы, эшсөяр фермер да. Кече яшьтән әтисе янында тракторда, әнисенә ияреп фермага йөреп, эшкә өйрәнеп буй җиткерә. Балачак хатирәләрен искә алганда ул үзенең дүртенче классны тәмамлагач, әтисе урынына тракторга утырып басу сөрүләрен, мунчада гармун уйнасаң, уйнарга өйрәнеп була диюләрен чынга алып, авыл малайлары белән мунчада качып гармун уйнауларын көлеп сөйли. Бу чынбарлыкта шулай микән, әллә туры килүме? Радик авылның иң оста гармунчысына әйләнә.

Бәйгеләрдә чапкан ат сыманБәйгеләрдә чапкан ат сыман
Бәйгеләрдә чапкан ат сыман

Һәвәскәр гармунчыларның җырлавы да бөтенләй үзгә шул. Гади, әмма күңелгә якын. Аның моңлы тавышы, мәгънәле җыры күпләрне сагышландыра, тамашачыларны дулкынландыра. Инде елыйм-елыйм дип торган мәлдә Радик Бәгъдәнур улы үзенең шаян такмакларын такмаклый башлый, менә шул вакытта иелгән башлар күтәрелә, күңелләргә дәрт өстәлә.

Кышын – укытучы мин үзем,
Яз җиткәч – тракторчы.
Комбайнда булам көзен,
Ял иткәндә – гармунчы.

Менә шундый моңлы да, шаян да була белә ул. Сәнгатькә гашыйк Радик ага спортны да үз итә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь егетне мәктәпкә физкультура укытучысы итеп чакыралар. Ул икеләнеп тормый, биш куллап эшкә тотына. Шуннан яшь егетнең ил алдында хәрби хезмәтен үтү вакыты җитә. Ул армия сафына алына. Өч ел Тын океан флотында хезмәт итеп, яраткан эшенә кайтып хезмәтен дәвам итә. 1987 елда Йомакай авылы кызы Раушания Хәниф кызы белән язмышларын бәйлиләр. Авырлыкларга карамыйча, читтән торып укуларын камилләштерәләр, югары белем алалар. Ике балага – Барис һәм Земфирага гомер бүләк итәләр. Балаларын да үзләре сыман тәртипле, кешелекле итеп үстереп, югары белемле итеп, үзаллы тормышка бастыралар. 32 ел мәктәптә намуслы эшләгәннән соң Радик Бәгъдәнур улын “Газпром” оешмасына эшкә чакыралар. Яңа коллективта да үзен булдыклы, эшчән хезмәткәр итеп күрсәтә.

Дөньясы түгәрәк, балалар башлы-күзле, инде тыныч кына яшәргә дә яшәргә. Юк инде, Радик Әхәтовның тынгысыз йөрәге балачактагы хыялын тормышка ашыру өстендә эшли башлый. Үз эшләрен ачучы фермерларның эшчәнлеге белән танышып, ул да үзен шушы өлкәдә сынап карарга уйлый. Республика программасы нигезендә грант отып, башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Төп эшеннән калган бар вакытын җир эшкәртү, атлар асрауга багышлый. Атларны яратуы аның күңеленә моң булып ята. “Атларым – канатларым”, – ди ул үзенең маллары хакында.

Менә шундый төрле өлкәдә үзен сынап, илебезгә игелекле шәхес булып яши Радик ага. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен мәгариф, авыл хуҗалыгы бүлекләренең төрле дәрәҗәдәге наградалары белән бүләкләнә.
– Минем янымда һәрвакыт ныклы терәгем, таянычым – гаиләм булу миңа көч, иртәгәсе көнгә ышаныч бирә, – ди ул. Һәм шушы уйларын үзенә максат итеп куеп гомер итә.
Матурлыкны яратучы, кешеләрдә бары тик яхшылыкны гына күрергә өйрәнгән бу гаилә, тормышыннан ямь табып, һәр аткан таңга сөенеп яши.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас