Авыл хуҗалыгы
6 декабрь 2023, 09:55

Яраткан хезмәттә үткән гомер

Бадрак авылындагы катнашазык заводының баш бухгалтер вазыйфасын Лилия Ахунова башкара. Коллективта эшли башлаганына берничә дистә еллар узган. Лилия Нурихан кызы тумышы белән Бадрак авылыннан. Туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Йоматау авыл хуҗалыгы техникмына укырга керә.

Яраткан хезмәттә үткән гомерЯраткан хезмәттә үткән гомер
Яраткан хезмәттә үткән гомер

Техникумны уңышлы тәмамлый Лилия. Аннан бер ел авыл хуҗалыгы идарәлегендә бухгалтер булып эшли. Һәм аны әлеге эш урынына күчерәләр. Шуннан башлап шул эш урынында эшен дәвам итә.
Лилия ханымга эштә гел компьютер алдында утырырга туры килә. “Замана техникаларына ияләнү миңа җиңел бирелә. Төрле программаларны тиз арада үзләштереп, хезмәттәшләремне дә өйрәтәм”, – ди ул. Төгәллекне үзе генә яратып калмый, ә кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә.
Күп еллар бухгалтер булып эшләгән Лилия Нурихан кызы тормышта, коллективта туры сүзле, төгәл, җаваплы кеше. Һөнәре турында: “Минем һөнәрем – ул коры саннар гына санап утыру түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк”, – ди. Төпле фикерле, тирән белемле Лилия Ахунова – хезмәт юлында төрле дәрәҗәле Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән һөнәр иясе. Агымдагы елда намуслы хезмәте өчен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган чарада РФнең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.
Шәхси тормышында ул улы Илдусның олы таянычы, киңәшчесе. Ул авырлыклардан, эштән курыкмыйча эшли. Улы да үзе сыман эшсөючән, акыллы. Әнисе сыман авыл тормышын үз иткән егет. Шәһәргә бәхет эзләп чыгып китмәгән, туган авылында калып, авыл хуҗалыгында механизатор булып эшли. Шәхси йортларында мал-туар, кош-корт асрыйлар бергәләп.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас