

– Әлегә сыерларның күбесе ташлатты. Тәүлегенә 200 литрлап кына сөт савып алабыз. Җитештерелгән продукция район үзәгендәге кибетләрдә сатыла. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Минем иртән сөт китергәнемне көтеп алалар, – ди хуҗалык җитәкчесе Ләйсән Хәмитҗанова.
Биредә машина белән сыер саву операторы Флүзә Бәдертдинова үз эшенең остасы. Малларны яратканга үзе шушы һөнәрне сайлаган. “Сыерлар янына килеп китү минем өчен ял итүгә тиң” , – ди ул.
Әлеге вакытта биредә мал башын арттыруны күз уңында тотып, абзарларны зурайту һәм гараж төзекләндерү кебек эшләр башкарып яталар.