

– Эшебез әкрен генә алга бара. Бүгенге көндә 50 баштан артык мал асрыйбыз. Сөт һәм ит җитештерү юнәлеше буенча эшне алып барабыз. Алдагы елдан үзебезнең итне реализацияли башлыйбыз. Аннан инде акрынлап сөт савуны да күзаллап торабыз. Мал башын арттыру өстендә ныклы эш алып барабыз. Ясалма орлыкландыру ысулын кулланабыз. Шушы ысул белән орлыкландырылган малларның күбесе бозаулады инде, – дип, фермер үзенең эшләре белән таныштырып китте.
Ишмәмәт авылындагы яшь фермерның эшләре ырамлы бара. Кышлату чорына да ныклы әзерлек белән кергән. Ферма ихатасында өем-өем рулонлы саламы, печәне дә артыгы белән әзерләнгән. Фуражын да запас белән салып куйган. Агымдагы ел коры килү сәбәпле, масса булмагач, сенаж сала алмаган. Шулай булса да, Марсель бер дә хафаланмый. Азык җитәрлек, ди.
Кыш көне терлек карау белән генә чикләнмиләр. Җәй буена комбайнда тирә-як фермер хуҗалыкларына ярдәмләшеп йөргәч, үзенең хуҗалыгында төзелеш эшләренә вакыты калмый да Марсельның. Шуңа күрә мондый эшләрне ул кыш көннәре башкара. Төрле һава шартларында биредә асралучы маллар ачык җирдә тора. Аларга ышыклану өчен утарда япма эшләп ята. Бу эштә Марсельгә абыйсы Денис һәм кече улы биш яшьлек кенә Булат та ярдәм итә. Ул әтисе белән үзләренең хуҗалыгына эшкә йөри икән. Бәләкәй генә булса да, әтисенең уң кулы. Эш коралларын биреп, кирәк-яракларны китереп тора.
Бертуган Нурисламовлар икесе бер булып әлеге хуҗалыкны җитәклиләр. Алай гына да түгел, алар хуҗалыкта кул көче белән эшләмәс өчен мини погрузчик төзегәннәр. Шул техника ярдәмендә мал асларын алалар, рулоннарны абзар эченә ташыйлар. Бик уңайлы, җайлы техника. Ферма авыл читендә урнашкач, кышларын басуга кар сала, ә бу техника белән алар юлын да яра, утырып та йөри.