

– Терлекчелектә “барасы килсә – барам, барасы килмәсә – бармыйм” принцибы белән эшләп булмый. Анда иртәдән кичкә кадәр, көндәлек, даими хезмәт булганда гына уңышка ирешеп була, – ди хуҗалык башлыгы Илия Рәзиф кызы.
Билгеле, малларны уңышлы кышлату ышанычлы мал азыгы базасына, атап әйткәндә, терлекләр рационында туклыклы матдәләр булуына бәйле. “Сыерның сөте телендә” дигән әйтемне истә тотып, малларны тукландыруга зур игътибар бирелә. Терлекләрне кышлатуга да биредә зур әзерлек белән кергәннәр. Шул ук вакытта белгечләр тарафыннан өстәмәләр, витаминнар, минераль комплекслар сайлап алу дөрес оештырылган. Боларның барысы да сөт күләмен арттыруга һәм яхшы артым алуга ярдәм итә. Әлеге хуҗалыкта 1700 рулон печән, 800 рулон салам хәзерләнгән. Сөт юнәлеше өчен асралган малларга, әлбәттә, продукцияне арттыру өчен фураж янына өстәп түп тә бирәләр. “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгы кышкы чорга нигезле әзерләнгән. Иң мөһиме, малларны ашатырга ризык җитәрлек, ферма территориясендәге мал азыгын күреп без моңа үзебез инандык.
Бүген фермер басуда гына эшләми, аның бурычларына бихисап кәгазь мәшәкатьләре дә керә. Вакытында отчет бирмәсәләр, алар, мәсәлән, субсидия ала алмый. Кредит алыр өчен үзеңнең акча түләргә сәләтле булуыңны раслап, бер кочак документлар тапшырып, банк бусагасын таптарга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, монда да барысы да җиңел түгел. Нәкъ шушы вакытта район фермерлары авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә. Алар ярдәме белән шушы эшләрне башкара. Илия Әгъләмова мәгълүмат-консультацион үзәк белгечләренә еш мөрәҗәгать итә һәм аларга һәрвакыт ярдәм итүләренә зур рәхмәтле.