Авыл хуҗалыгы
30 ноябрь 2023, 09:55

Иң мөһиме – тиешле тәрбия

Кыш айлары – терлекчелек тармагы өчен сынау чоры. Бу вакытта терлекләр аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә. Шуңа карамастан, товарлыклы-сөтчелек фермалары савым алу буенча үз позицияләрен бирми. “Кама” хуҗалыгының Яңа Тазлар авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы да башкалардан калышмый. Бүгенге көндә биредә аклы-каралы токымлы 70 баш савым сыеры бар. Җитештерелгән продукция Калтасы сөт заводына тапшырылып бара.

Иң мөһиме – тиешле тәрбияИң мөһиме – тиешле тәрбия
Иң мөһиме – тиешле тәрбия

– Җәйге белән чагыштырганда әлеге сөт күләме күзгә күренеп кимеде, чөнки савым сыерларының күбесе ташлатты. Декабрь ахырларына сөт продукциясе җитештерүне арттырырбыз дип уйлыйм. Кышлатуны уңышлы чыгу өчен азык җитәрлек. Сыер савучылар чираттагы савымга килгәнче терлекчеләр ат белән азык ташып куялар. Бүгенгесе көндә Эльза Суфиярова машина белән саву операторы булып эшли. Бозауларны саклап калуга һәм аларның артымына аерым игътибар бирәбез. Бозау караучы Фәнзәви Әхмәтҗанов сөт эчерә, сәламәт булып үссеннәр өчен тырыша, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәиф Галләмов.
Фәнзәви Әхмәтҗанов төбе белән Иске Тазлар авылыннан. Бар гомерен элеккеге “Восток” колхозында, аннан “Кама” хуҗалыгында терлекчелек тармагында үткәргән кеше.
Эльза бар гомерен сыер савуга багышлаган кеше. Ул фермага мәктәпне тәмамлаганнан соң килә һәм бүгенгесе көнгә кадәр, 30 елдан артык, терлекчеләр коллективында хезмәт куя. Эшендә күрсәткечләрне һәр көнне арттырыр өчен тырышып эшли.
Терлекче хезмәте җиңел түгел. Кышкы чорда бигрәк тә, чөнки сыерлар һава торышына, аларны тәрбияләү графигы үзгәрүгә тәэсир итәләр. Шуңа күрә биредә эшләүчеләр бар көчләрен салып эшлиләр. Бүгенгесе көндә савым көтүенең күпчелек өлеше буаз, димәк киләчәктә савымның артуына исәп тотарга була.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас