Авыл хуҗалыгы
30 ноябрь 2023, 09:55

Фәнзилгә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Кузбай авылындагы «Фәйзрахманова» крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Фәнзил Вәлитов – алыштыргысыз эшче. Ел әйләнәсенә ул биредә эшли.

Фәнзилгә җитмеш төрле һөнәр дә азФәнзилгә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Фәнзилгә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Ул үзе төбе белән Агыйдел шәһәренеке булса да, менә өч ел инде Кузбай авылында яши һәм эшли. Һөнәре буенча төзүче булса да, Фәнзилгә җитмеш төрле һөнәр дә аз дисәм һич ялгышу түгел. Бүгенге көндә ул хуҗалыкта ферма мөдире. Ә язын исә үз карамагындагы тракторда төрле кыр эшләрен башкара. Мәсәлән, яз көне сабан культуралары чәчү өчен туфрак эшкәртә, чәчүдә эшли. Печән өстендә күпьеллык үләннәр һәм табигый болыннарда печән чаба. Аннары көзге культуралар чәчә торган басуларда туфрак эшкәртергә керешә. Урып-җыю эшләре башлангач, Фәнзил ашлыкны келәтләргә ташый. Урып-җыю тәмамланып өлгерми, туңга сөрү, туфрак эшкәртү вакыты җитә. Әнә шулай яздан башлап көзгә кадәр механизатор һич тик тормый. Шул ук вакытта хуҗалыкның төзелеш эшләрендә дә, терлекчелек тармагында да хезмәтен сала, ял турында уйларга вакыты да юк.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас