Авыл хуҗалыгы
22 Ноября 2023, 04:55

Терлекченең ялы юк

“Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек тармагында эшләр кайнап тора. Кышлатуга керер чак җитсә дә, көннәр җылы булу сәбәпле, маллар абзарда гына тормый, чыгарылып, ашатылып кайтарыла. 63 баш савым сыерыннан 700 литр сөт савып алынып, Илеш һәм Калтасы сөт заводларына тапшырыла. Машина белән саву операторы Валерик Янбулатов биредә менә икенче ел инде эшен яратып башкара. Арсланбәк авылында туып-үскән Валерик Леонидович хезмәт юлын Ленин исемендәге хуҗалыкта терлекче булып башлый. Биредә 20 ел эшләгәч, әлеге хуҗалыкка эшкә килә. Монда эшчеләр өчен яшәр урын да бар. Шуңа күрә Валерик туган авылына ялларга гына кайтып килә.

Терлекченең ялы юкТерлекченең ялы юк
Терлекченең ялы юк

Хуҗалыкта эшнең күплеген санап бетерерлек түгел. Биредә бер-берсенә ярдәмчел терлекчеләр эшли. Валерик сыерларын савып, утарга чыгаргач, ферма эчендәге башка эшләрне дә башкарырга ярдәм итә.
– Әлегә күпчелек сыерлар ташлатты. Шуңа күрә сөтнең күләме кимеде. Менә хәзер буаз башмакларыбыз бозаулый башлады. Декабрь ахырларына сөт продукциясе артыр, дип ышанабыз, – ди хуҗалык башлыгы Луиза Рафаэль кызы.
Кышка әзерлеккә килгәндә “Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгында әзерлек эшләре тәмам. Маллар тора торган абзар эчендә идән җәелгән, җитәрлек күләмдә терлек азыгы запасы булдырылган. Терлекләрнең продуктлылыгын арттыруда терлекчеләрнең йөкләтелгән эшләренә җаваплы каравы зур роль уйный. Бозау караучылар Илфат Зарипов һәм Нина Гайфутдинова үз эшенә тугры булуы белән һәркемгә үрнәк булып торалар. Аларның карамагында барлыгы 60 баш бозау бар. Яшь үрчемне бәби караган кебек тәрбияли алар. Шулай иткәндә генә хезмәтеңнең нәтиҗәсе булуын аңлап эш итә биредәге терлечеләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас