

Фируза Хәлилова үзенең хезмәт эшчәнлеген 1986 елда педагогия институтын тәмамлаганнан соң ук укытучы вазыйфасында башласа да, авыл тормышы аны фермер хуҗалыгына бөтен гаиләсе белән үк тартып ала. Тормыш иптәше Илшат һәм балалары белән хуҗалыкта эре мөгезле эре терлек үрчетәләр һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Хәзерге вакытта эре мөгезле терлекләрнең баш саны 102не тәшкил итә, сыерлар саны 55. Бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары 366 гектар мәйданны биләп тора. 2019 елдан башлап Фируза Рәлиф кызы мәктәп ашханәсен үзенең хуҗалыгында үстергән сыйфатлы ит белән тәэмин итүче. Әлеге вакытта герефорд токымлы малларның баш санын арттыру өчен күп эшләр башкарыла. Агымдагы елда бу хуҗалыкта фидлот төзелде.Тырышып, булсын дип хуҗалык эшләрен алып бара Хәлиловлар. Шуңа күрә аларның хуҗалык күрсәткечләре басучылыкта да, терлекчелек тармагында да югары. Алар һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Әле күптән түгел Уфаның Конгресс-Холлында узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта күпьеллык намуслы хезмәте өчен Фируза Хәлилова Республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Хезмәт батырлыгы өчен” медален кулына алу бәхетенә иреште.