Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2023, 04:55

Эшкә мөмкинчелек артты

Басучылык тармагының югары күрсәткечләре иң беренче чиратта орлыкка бәйле. Әллә нинди яхшы орлык алып аны чәчү белән генә эш төгәлләнми бит әле. Аны басуларга керткәнче төрле бөҗәкләр барлыгына-юклыгына тикшерү, орлыкларның сыйфатын, уҗымның чыгышын күзәтү өстендә эшләүчеләрнең намуслы хезмәте белән бәйле. Алар күзеннән ел әйләнәсенә ничәмә-ничә төрле, нинди генә культура орлыгы үтми.

Эшкә мөмкинчелек арттыЭшкә мөмкинчелек артты
Эшкә мөмкинчелек артты

Бу җаваплы эшне менә берничә дистә еллар инде Борай районы буенча “Россельхозүзәк”нең әйдәүче агрономы Әлфия Хәбибуллина башкара. Агымдагы елдан бу эшкә авыл хуҗалыгы идарәлегенең үсемчелек буенча консультанты Гөлшат Маннанова да тәгаенләнде. Менә шушы гүзәл затларның хезмәтләре белән районыбыз басуларына сыйфатлы орлык чәчелә. Алар ел әйләнәсенә районның һәр хуҗалыгының иген кырларына чыгып, уҗымның торышын, үсешен тикшереп торалар. Бу өлкәдә эшләүчеләр орлык һәм үсемлекләрне авырулардан, чүп үләннәрдән саклау буенча хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яхшы сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү, үсемлекләрне саклауның иң уңышлы алымнарын кулланып үсемлекчелек продукциясен арттыру, сыйфатын яхшырту, хуҗалыкларның икътисадын ныгытуга бәйле. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, – дип бер дә юкка әйтмәгән бит борынгылар. Орлык сыйфатлы булганда гына, мул иген игү бәхетенә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә әле күптән түгел БРның “Россельхозүзәк” җитәкчесе Айдар Хәмәтшин бу бүлектә эшләүчеләргә фитомониторинг, анализлар алу һәм апробация үткәрергә басуларга чыгып йөрү өчен “Лада-Гранта” автомобиленең ачкычын һәм хезмәтләрендәге югары күрсәткечләре өчен Рәхмәт хатын тапшырды. Әлегә кадәр белгечләрне машинада авыл һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре йөртсә, хәзер белгечләрнең үз автомобильләре бар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас