

– Безнең Александр – үрнәкле хезмәткәр һәм яхшы кеше, – диде Вострецово авылындагы “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Тамара апа эшчесе турында. – Үз эшен гел намус белән башкара, шуңа күрә һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә ирешә. Аның эш урынында һәрвакыт чисталык һәм тәртип, ә сыерлар тук һәм көр.
Александр моннан ике ел элек бу фермер хуҗалыгы оешу белән эшкә башлый. Биредә ул терлекче генә түгел, ә механизатор да, кирәк чагында мал табибы да. Чөнки маллар арасында эшләгән кеше төгәл бер генә эш башкара алмый. Эш булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Ә Александр Сергеевич бер эштән дә тартынып тормый, чөнки аның кулыннан бөтен эш тә килә. Агымдагы елда районда узган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган чарада намуслы хезмәте өчен район хакимиятенең Мактау грамотасына ия булды.
Белүебезчә, бу хуҗалыкка 2021 елда Пермь өлкәсенең токымлы хуҗалыгыннан 30 баш герефорд токымлы башмаклар кайтарылган иде. Менә шулар янына агымдагы елда янә 50 баш шундый ук токымлы башмаклар кайтарылды. Авыл хуҗалыгын үстерүчеләр өчен хөкүмәтебез тарафыннан төрле программалар эшли, малчылык тармагын үрчетүчеләргә субсидияләр бирелә. “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгы да шушы соңгы кайтарылган терлекләргә субсидия алу бәхетенә иреште.
– Бик уңайлы булды, хөкүмәттән ярдәм эшкә карата дәртебезне арттырды. Киләчәктә мал башын 200гә җиткереп, үзебездә токымлы хуҗалык ачарга ниятлибез. Шулай иткәндә, тирә-яктагы терлекчелек тармагын үстерүче фермерлар өчен бик уңайлы булачак, – ди фермер киләчәк планнары белән уртаклашып.
Бүгенге көндә “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгында сәламәт үрчем алу өстендә эшләр кызу бара. Җәй аенда кайтарылган 50 баш башмакның 31е бозаулаган. Абзар эчендә дә күп кенә эшләр башкарылган. Азык өстәле урнаштырылган. Терлек азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Бераз салам гына сатып алырга ниятлиләр, чөнки ел коры килү сәбәпле, саламга быел кытлык. Печән, фураж җитәрлек. Әле генә яшь бозаулар өчен махсус катнашазык да кайтарылган. Гомумән әйткәндә, кышкы чорны уңышлы чыгарга шартлар бар.
Бу хуҗалык ике генә ел эшләсә дә, печәнлек белән бергә 500 гектарга якын җире бар. Анда алар бодай, арпа, люцерна үстерәләр. Көздән 35 гектар мәйданда арыш та чәчеп калдырганнар. Ташландык, агач баскан җирләрне чистартып, сөренте җиренә әйләндерәләр. Күпләп булмаса да, акрынлап алга таба атлыйлар. Ел саен берничә техника, агрегат алып техник базаларын киңәйтәләр. Бу елны ургыч, бөртек турагыч алганнар.
– Болын печәне белән генә ерак китеп булмый. Аның сос-тавында малларга кирәкле витаминнар аз. Шуңа күрә люцерна культурасына өстенлек бирергә дип торабыз, – ди Тамара Зарипова.