Авыл хуҗалыгы
15 ноябрь 2023, 05:30

Берүзенә бер авыл

Кәшкәләү авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләрнең күбесе Уфа, Бөрегә кыска юл аша йөри. Кыска юл дигәнем шул: Борай аша түгел, ә урман, басулар аша элек-электән салынган туры юлдан йөриләр. Һәм, әлбәттә, Чурай чатына килеп чыгалар. Нәкъ шушы юл буйлап чыкканда берничә авыл аша узарга туры килә. Безне бигрәк тә Ленин-Бүләк исемле авыл үзенә җәлеп итте. Чөнки бу авыл турында хәтта район халкының да күбесе белми. Авылның исеме күрсәтелгән элмә такта да юк. Хәер, авылның чыкмаган җаны гына калган. Монда тормыш туктаган сыман. Бердәнбер кеше – 70 яшьлек Мөбәрәк ага гына бар көченә туган авылын сакларга тырыша.

Берүзенә бер авылБерүзенә бер авыл
Берүзенә бер авыл

Авылда аның йортын табуы авыр түгел. Ленин-Бүләктә ике генә йорт. Берсе җәйгә берничә тапкыр кайтып килә торган кешенеке, икенчесендә Мөбәрәк ага яши. Безне иң беренче булып аның этләре каршы алды. Аннары инде бишмәтен аскан Мөбәрәк абзый үзе дә күренде. Редакциядән икәнлегебезне белгәч, сөенде. Аралашуга сусаган. Рәхәтләнеп үзе, авылы турында сөйләде. Абый күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып яшерә. “Нишләттеләр безнең авылны, ник таркаттылар, ник яшьләр авылга кайтмый?”, – дип өзгәләнә.
1930 елда Ленин-Бүләк авылы барлыкка килә. 1939 елда биредә 113 кеше яшәгән. Алар ул вакытта “Волга” колхозында малчылык тармагында эшләгәннәр. Аннары инде 2010 елда инде халык исәбен алу вакытында барлыгы 4 кеше калган булган. Колхоз таркалу белән эш урыннары беткәч, биредә яшәүчеләр тирә-як авылларга, шәһәрләргә күчеп киткәннәр. Бары тик Мөбәрәк ага гына туган нигезенә, туган төягенә тугры булып калып, бүгенге көндә дә биредә гомер кичерә. Мөбәрәк Сибәгатов бар гомерен шушы авылга багышлаган кеше. Авылда газ юк. Абзый чишмәгә суга йөреп көн күрә. Белгечлеге буенча Мөбәрәк ага тракторчы. Колхозда төрле эштә эшләгән. Малчылык тармагында мал врачы булып та эшләгән. Бакчасында да, өендә дә тәртип, тәрәз төбе тутырып яран гөлләр үстерә, ә ихатасында бакра чәчәкләр шау чәчәктә утыра, ике аты бар. Тугры дуслары – этләре белән урманга йөри. Бер үзенә генә яшәве куркыныч икәнен яшерми ул.
– Моңарчы авыл башында авыл исеме язылган язма бар иде. Тик мәкерле кешеләр быел шуны да кубарып алып киткәннәр. Торбасы өчен кисеп алганнар инде. Авылны бетермәс өчен көн күреп ятам шушында. Өч километр ераклыкта күрше Мишкә районының Тегермән авылы бар. Азык-төлеккә еш кына шунда йөрим. Анда мине әллә каян танып торалар. Дусларым да күп анда, – ди Мөбәрәк ага.
Әйе, әле биредә Мөбәрәк бабай яшәгәндә авыл бар. Тик тора-бара бу авыл юкка чыгачак бит. Авыллар картада гына калмасын иде. Ә чынлап та гөрләп, тулы сулышына яшәсен иде. Озак кайтмагач, күпме нигезләр ташландыкка әйләнә. Кайда ишеге, тәрәзәсе… Анда инде, йөргән сукмакларны табу мөмкин түгел. Кайсы урынга утырып дога кылырга? Кыйбла югалган… Күзләрдә – яшь, йөрәктә – сыкрау. Бу бит бер генә йортта гына түгел. Урамнан күпмедер адым үткән саен, шундый хәл кабатлана. Бу – Ленин-Бүләкнең генә түгел, кечкенә авылларның фаҗигасе. Кемдер килеп ватмаган, җимермәгән бит. Эше, юлы, шартлары булмаганга, яшәргә өмете булмаганга җимерелгән. Авыллар беркайчан да ташландыкка әйләнмәсен иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас