Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2023, 10:00

Мул сөт алу терлекче эшенең нәтиҗәсе

Терлекчелек тармагынының уңышлы һәм табышлы эшләвенә, әлбәттә, беренче чиратта терлекчеләр җаваплы. Шуңа күрә алар үзләренең эшләрендә сынатмыйча, тиешле дәрәҗәдә эшләргә күнеккән. Чөнки сыйфатлы сөт, ит продукциясе җитештерү һәм таза яшь үрчем үстерү эшләре алар өстендә. Абдулла авылындагы “Победа” хуҗалыгы эшчеләре дә моңарда үзләрен сынатмый. Озак еллар терлекчелек тармагында эшләүче Риф Нуриевның эш көне малларга ризык таратудан башлана. Биредә барлыгы 467 баш мал асрала. Риф ага көнозыны алар янында: ашата, эчерә, асларын ала.

Мул сөт алу терлекче эшенең нәтиҗәсеМул сөт алу терлекче эшенең нәтиҗәсе
Мул сөт алу терлекче эшенең нәтиҗәсе

– Элегрәк мондый ябулы җирләрдә эшләргә насыйп булмады, һава торышы нинди булса да ачык һавада эшләдек. Хәзер ичмасам рәхәт абзарларда эшлибез, эшләр бик җайлы. Эшлисе дә эшлисе, – дип сөенә терлекче. Уйлап карасаң 500 башка якын малны карау җиңелдән түгел. Әлбәттә, бу кадәр эшне бер генә кеше башкарып бетерә алмый, Риф аганың янында Денис Апулов та биредә берничә ел эшли. Алар икесе бердәм булгач, хезмәтләренең нәтиҗәсе дә күренә.
– Эшкә барасы килеп барабыз. Безнең өчен авыр түгел. Хезмәтебезне яратып башкарганга, җайлы эшлибез. Һәрнәрсәгә җайлашасың. Азыкны трактор белән алып керәбез. Калган эшләрнең дә үз җае бар, – ди терлекчеләр.
Әйе, биредә эшләүчеләрнең эше бик җаваплы, чөнки сөтнең башлангычы шушыннан башлана. Иң беренче чиратта мал азыгы, аннан инде тиешле күләмдә мал алларына салынуы. Ә моны исә терлекчеләребез зур җаваплылык белән башкара. Алда кышның ничек килүен бер Ходай гына белә. Шуңа күрә победалылар мал азыгын мул итеп әзерләгәннәр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас