

Рөстәм Кәшкәләү авылында туа. Ул вакытта аның әтисе “Мир” колхозы рәисе булып эшли. Әтисе төбе белән Бүздәк егете буларак, Рөстәмне әнисе белән туган ягына алып китә. Тик язмыш яшь гаиләне авыр кайгы белән сыный. Рөстәмнең әтисе мәрхүм була. Ә әнисе Рәйсә апа, Бадрак авылы кызы буларак, тормыш иптәшен югалткач, туган авылына кайтып, авыл биләмәсе башлыгы булып эшли башлый. Рөстәм Бадрак урта мәктәбендә укый. Менә шулай ел артыннан ел үтә, әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән үткер малай, үсеп буй җиткереп, үзенә киләчәк һөнәр сайлау вакытына барып ирешә. Авыл көннәре, шәхси хуҗалык мәшәкатьләре, басу эшләре аның өчен көн саен күз алдында күргән нәрсә булганга күп тә уйлап тормый Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Биш елдан соң дипломлы агроном буларак Вострецов исемендәге агрофирмага кайта, соңрак анда хуҗалык рәисе итеп сайлана. Шулай ук районның җир ресурслары һәм җир төзелеше комитеты җитәкчесе дә булып эшли.
Аның оештыру сәләтен исәпкә алып, 2010 елда район җитәкчелеге аңа “Мәгълүмати-консультация үзәге” оештыруны йөкли. Бу җаваплы эшне дә ул уңышлы башкарып, шушы үзәкнең директоры булып эшли. Аннары инде авыл хуҗалыгы идарәлегенә баш агроном итеп күчерәләр. Биредә эшләгән дәверендә үзенең белемен, тәҗрибәсен кулланып эш итә, хуҗалык басуларында мул иген үстерүгә күп көч сала. Шулай ук Рөстәм Мөнәвәр улы авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы вазыйфасында эшләгәндә, үзен инициативалы менеджер, грамоталы һәм принципиаль җитәкче итеп күрсәтә. Нәкъ менә шуңа күрә Рөстәм Мөнәвәр улына “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгын ышанып тапшыралар да инде. Менә биредә биш елдан артык шушы хуҗалык идарәчесе булып эшен намус белән башкара ул. Ике дистә елдан артык – Рөстәм Шаһиәхмәтовның авыл хуҗалыгы тармагындагы гомуми эш стажы, һәм һәрвакыт җитәкче вазыйфаларында.
Алдына куелган максатына омтылуы һәм ирешүе, намуслылыгы аның район җитәкчелеге һәм коллегалары арасында югары абруен күтәрә. “Кайда туган, шунда кирәкле” – халык әйтеме дә тап Рөстәм хакында дияргә мөмкин. Иртән эш көне башланганчы хуҗалык базасына килгәнче Рөстәм һәр уҗымын, һәр башагын, һәр җир бөртеген үзе карап, тикшереп килә. Кичләрен дә эш сәгате бетеп, бөтен эшчесе кайтып киткәч, һәр басуын әйләнеп караңгы төшкәч кенә өенә кайта ул. Ә өйдә инде аның ышанычлы тылы көтә: хатыны һәм кызлары. Бадрак авылы кызы Эльза Феликс кызы белән ике кыз Дилбәр белән Нуриягә гомер бүләк иткәннәр. Берсеннән-берсе зифа буйлы кызлар әтиләренең эштән кайтуын дүрт күзләп көтеп алалар. Дилбәр Уфада укыса да, әтисе белән көндә элемтәдә тора. Аның хәл-әхвәлен сорашып, эш белән арыган әтисенә көч бирә, чөнки ул аның җаваплы һәм ил табынын баетуга көч салуын яхшы аңлый. Ә кече кызлары Нурия – өченче мәктәп укучысы. Ул исә көн дә караңгы төшкәч кенә эштән кайткан әтисен каршы алып, иртән озатып кала. Күпме генә арып кайтса да, гаилә башлыгы тормыш иптәше һәм балалары өчен һәрвакыт янып, дөнья мәшәкатьләрен арчалап яши.