

Урып-җыю кампаниясе вакытында басуларда эшләүче 100дән артык механизатор һәм эшчене, терлекчелек тармагында көч салучыларны көненә ике тапкыр җылы аш белән тукландыру аның иңенә төшә. Эшчеләр дә аның пешергән ашларының телеңне йотарлык булуын сөйләп бетерә алмыйлар. Чын пешекче булыр өчен, әлбәттә, зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессионал кул астында булган продуктлардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле Людмиланы коллективта да бик ихтирам итәләр.