Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2023, 05:05

Мәче һәм эт балаларын яратканга

Күпчелек кызлар мәктәпне тәмамлагач, я укытучы, я врач булырга ашкына. Ә менә Борай авылы кызы Эльвера бәләкәйдән мал врачы булырга хыялланып үсә. Икенче санлы мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт аграр университетына юллана. Анда ул ветеринария табибы белеме һәм кулына югары уку йорты дипломы алып, туган авылына кайтып төшә. 2021 елда район ветеринария станциясендә ветеринария фельдшеры вазыйфасында хезмәт юлын башлый.

Мәче һәм эт балаларын яраткангаМәче һәм эт балаларын яратканга
Мәче һәм эт балаларын яратканга

Мал табибы. Ни өчен соң? Кыз бала өчен бу нигә дигән сорауларыма чуалып, Эльвера янына барып кердем. Ә минем алдыма бәләкәч кенә, нечкә күңелле ханым килеп басты. Мин аңа туп-туры карадым да “Эльвера, ни өчен бу һөнәрне сайладың? Җиңелрәк, хатын-кызга ятышлы һөнәр юк идемени?” дидем. Янып торган күзләре белән миңа карап: “Мин балачагымнан ук эт һәм песи балаларын яратып, алар чирләсә ветеринария аптекасыннан дару алып, урамда хуҗалары калдырып киткән дүрт аяклы дусларыбызны яклап үстем. Һәм аларның шушы зур дөньяда азапланып, бер генә минут яшәү өчен көрәшүләрен күргәнгәдер дә, бәлки, күңелгә якын булгандыр бу һөнәр”, – дип җаваплады Эльвера Заһирова.
Ул, яшь белгеч булуына карамастан, үзенең вазыйфа бурычларын уңышлы үти. Яңа гына эшкә башласа да, эшен сыйфатлы итеп башкаруы белән коллективта ул үзен тәҗрибәле белгеч итеп күрсәтә алган. Шул ук елның сентябрендә ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире итеп билгеләнә, анда бүгенге көнгә кадәр эшли.
Эльвера Фликс кызы ветеринария-санитария экспертиза лабораториясе эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Барлык төр авыл хуҗалыгы хайваннары, үсемлек һәм азык-төлек продуктларын, ит һәм башка продуктларын тикшерү һәм ветеринария-санитар экспертиза һәм лаборатория үткәрү эшләрен башкара. Бер яктан тырыш, таләпчән булса, икенче яктан Эльвера белемле, гадел эшче: түләүле ветеринария хезмәтләре күрсәткәндә хисап бланкларын дөрес итеп рәсмиләштерә; ит һәм башка ризыкларны үтильләштерүне оештыра; сатуга чыгарылачак ит һәм башка продуктларның саклануын һәм зарарсызлануын контрольдә тота; ветсанэкспертиза нәтиҗәләре буенча яраклы дип танылган продуктларга келәймә сала һәм сәүдә нокталары аша сатуга рөхсәт бирә; экспертизаны үткәрүнең дөреслеген, санитар иминлеген һәм ирекле сатуга рөхсәт ителгән азык-төлек продуктларының яхшы сыйфатын контрольдә тота. Оешмада кабул ителгән тәртип нормаларын тота. Кыскасы, Эльвера Фликс кызы хезмәттәшләре белән аралашканда дус һәм тату, клиентлары белән аралашканда аралашучан һәм әдәпле, авыр ситуацияләрдә һәрвакыт компромислы чишелешләр табуга юнәлдерелгән, мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади якын килә торган мөдир.
Алай гына да түгел, Эльвера тормыш иптәше Денис белән өч кызга гомер бүләк иткәннәр. Үз йортлары белән яшиләр. Гаилә башлыгы себер ягында вахта белән эшләп йөри. Шулай булгач, йорт мәшәкатьләре дә шушы ханым иңенә төшә. Эльвера төп эшеннән соң балалары белән өй эшләрен дә эшләргә җитешә. Алай гына да түгел, ул үзенә өстәмә эш алган. Кичләрен үзенең өендә махсус бер бүлмәдә массаж кабинеты ачып, кешеләрне сәламәтләндерү белән дә шөгыльләнә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас