Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2023, 05:05

Бар гомерен хуҗалыкта эшләүгә багышлаган

Ленин исемендәге хуҗа-лыкта уңганнар күп. Бадрак авылы уңганы Фәвис Юнысов турында күп сөйләп тору да кирәк түгел. Аның уңган, булган кеше икәнлеге күпләргә мәгълүм. Бар гомерен шушы туган авылы, туган җирендә эшләүгә бәйләгән Фәвис хезмәт юлын сөт ташу машинасында водитель булып башлый.

Бар гомерен хуҗалыкта эшләүгә багышлаганБар гомерен хуҗалыкта эшләүгә багышлаган
Бар гомерен хуҗалыкта эшләүгә багышлаган

Аннары инде әкренләп терлекчелек тармагына кереп китә. Җәй айларында бозаулар карый, көтүен көтә. Әлеге вакытта саву корпусына яңа үткәрелгән сөтүткәргечнең эшләвен контрольдә тотучы оператор булып эшли. Күпме баш мал, ничә литр сөт савылуын язып исәбен алып бара.
– Фәвис Юнысов һәрвакыт төгәл, эшенә җитди карашлы эшче. Малчылык тармагының кайсы гына җирендә эшләсә дә, һәрвакыт бөтен әйбер үз урынында, документ эшләре тәртиптә. Беркайчан да икеләнеп тормый. Нинди генә хәлдә калса да, дөрес юл табып, эшен башкарып чыга. Менә хәзер алар алдында терлекчелек тармагының иң сынаулы чоры җитте. Кышлатуны да терлекчеләр югалтуларсыз, мал башы санын киметмичә исән-имин язга аяк бастырырлар дигән өметтә калам, – диде хуҗалык директоры Илдар Исхаков.
Әйе, кышлату чоры терлекчелектә бик зур сынау вакыты. Әлбәттә, ленинлылар моңарга бирешмәс, таза, сау үрчем алып, мул продукция җитештерерләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас