Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2023, 05:00

40 елга якын тракторчы ул

Икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. Ә алтыннардан да өстенрәк бодай көшелләренең амбарларга агылуында авыл механизаторларының роле бәяләп бетергесез зур. Шүнәк авылыннан Айрат Әхтәмов та әнә шулай тир түгеп эшләүче механизаторларның берсе.

40 елга якын тракторчы ул40 елга якын тракторчы ул
40 елга якын тракторчы ул

Ул бар гомерен тракторга бәйли. Хәрби бурычын үтеп кайту белән җиң сызганып Мәгъдән исемендәге колхозга эшкә урнаша. Аннары инде “Урожай” хуҗалыгында яраткан һөнәре буенча эшли. Илебез өстәлләрен баетуда, иген игүдә, җир эшкәртүдә намуслы хезмәт итә. Чәчү өсте – механизатор өчен җаваплы чор. Ул иртәдән кичкә кадәр кырда, чәчүдә. Җәйге айларда терлек азыгы әзерләүдә тырышып хезмәт куя. Ә аннары – янә товарлыклы-сөтчелек фермасына, терлекләрне азык белән тәэмин итүгә әйләнеп кайта. Әлеге вакытта Айрат Фәметдин улы “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсе товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли. Эш ритмы бөтенләй башка. Ферма территориясендә тракторда эшли – терлекчелек корпусларында малларга азык тарата. Азык белән техниканың килүен терлекләр түземсезлек белән көтәләр. Корпусны яңгыраткан трактор гөрелтесеннән дә курыкмыйлар, шунда ук күшәргә керешәләр, алар моңа күнеккәннәр инде. Тракторчы үз эшен төгәл һәм пөхтә башкара. Терлекчелектә яллар юк – елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында ул үз эшен төгәл башкара.
Кайда гына хезмәт куймасын, алда әйтелгәнчә, Айрат Әхтәмов эшен яратып башкара. Шуңадыр, хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең хөрмәте зур. Хезмәтендә дә, гаиләсендә дә җаваплы кеше ул. Иске Кизгән авылы кызы Венера белән яшьли гаилә корып, матур итеп Борай авылында яшәп яталар. Ике кызга гомер бүләк итәләр. Балаларын да укытып, үзаллы тормышка бастырганнар. Тормыш иптәше, балалары, туганнары, дусларының ышанычы да аңа көч бирә. Киләчәктә дә бу тулы бәхетен югалтмыйча, гаилә бөтенлегендә, балалары белән чөкердәшеп, мул тормышта яшәсен.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас