Авыл хуҗалыгы
26 Октября 2023, 09:55

Мал башын арттыру өчен

– Терлек асрау җиңелләрдән булмаса да, гаилә бюджетына шактый керем. Аннары барысы да кешенең үзеннән тора – муллыкта яшим, кешедән ким булмыйм дисәң, тырышасың инде, – ди Дүсмәт авылы фермеры Илнур Фәхретдинов.

Мал башын арттыру өченМал башын арттыру өчен
Мал башын арттыру өчен

Моннан дүрт ел элек ферма сатып алып үз эшен башлаган Илнур Яхья улы хуҗалыгында мал башын арттыру өстендә эшли. Бүгенге көндә биредә 80 баш мал асрала. Ит җитештерү юнәлеше буенча эшен башлаган ир тәүдә бик куркып тотынса да, инде хәзер аягында ныклы басып торучы фермер. Ул малчылык тармагында барлык нечкәлекләрен белеп эш итә. Кышлату чорына да бөтен нәрсәне алдан хәстәрләп куйган. 150 квадрат метрлы абзар түбәсен алыштырган, 80 баш малга яңа утар эшләгән. Әлеге вакытта ферма ихатасында өем-өем булып бушатылган утын пүләннәрен өю эшен башкаралар. Бу хәлне күреп аптырашка калдым. Бу кадәр утын белән нишлиләр икән дип.
Фермада утын нигә кирәк дигәнгә, Илнур: “Без бит малларга ашны пешереп бирәбез. Менә шушы абзар эчендә тимер мич утыра, шунда маллар өчен ризык әзерләнә. Шуңа күрә безгә утын күп кирәк. Бер яктан кышкы салкыннарда малларның эченә җылы аш, икенче яктан абзар эче дә җылына, терлекләр җылыда тора. Иртәдән кичкә кадәр үзебез дә гел шунда булгач, эшчеләр өчен махсус өебез бар, аларны җылытырга да кирәк бит инде. Шуңа күрә күпләп утын әзерләп куябыз, – дип аңлатып китте.
Терлекче Флорид Хәсәнов – хуҗалыкның алыштыргысыз эшчесе. Ул малларның астын да ала, ашата да һәм әлеге вакытта көтүче дә.
– Бөтен җиргә дә җитешә Флорид. Аз гына буш вакыты булды исә, ферма ихатасын тәртипкә китерүгә ашыга. Алай гына да түгел, аның дүртаяклы дуслары да бар. Аның белән көтүгә йөриләр. Ферманы кыргый хайваннардан саклыйлар. Аларны карау да Флорид өстендә, – ди Илнур.
Малчылык тармагын үстерүче фермерлар өчен алда иң җаваплы чор – кышлату. Бу юнәлештә эш алып баручы барлык хуҗалыклар да моңарга җитди карап, ел коры килүенә карамастан, запас белән мал азыгы туплаганнар. “Фәхретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында кышлатуга әзерләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас