

– Без уҗымнарны һәм сөрелгән җирне көздән ашлауны хуп күреп эшлибез. Ни өчен дигәндә ашлама басуларга кертелеп, бер ай вакыт узгач кына үсемлеккә тәэсир итә башлый. Язның һава шартларына да һәм ничек килүе белән дә бәйле бу процесс. Әгәр язын ашлама кертеп, яңгыр яумаса, ашламаның үсемлеккә тәэсир итү вакыты озаккарак та сузылырга мөмкин. Ә көздән кертелгән ашлама кар астында кала. Язын кар суы белән эри һәм көннәр җылыта башлавы белән үзенең эшен башлый, – дип аңлатты безгә хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Шабай авылы янындагы арыш басуында “Туман 3” ашлама сиптерү техникасында Рөстәм Зиннуров яшен тизлегендә басуның бер ягыннан икенче ягына йөри. Аның эш барышы белән танышу өчен аның янына да тукталып киттек.
– Көненә 200 гектар җиргә ашлама кертелә. Моңарга исә заманча җиһазландырылган махсус техниканың йогынтысы зур. Шулай ук бергә эшләгән егетләребез дә туктап торырга өзеклек бирмиләр. Көннәр коры булганда күбрәк мәйданга ашлама кертеп калырга ашыгабыз, – дип басуга таба омтылды ул.
Әйе, чынлап та биредә бер-берсенә аяк чалмый торган механизаторлар, эшчеләр һәм водительләр эшли. КамАЗ йөк машинасында хуҗалыкның алдынгы водителе Илдус Фазлытдинов ашлама чыгаруда эшли. Ә ашлама капчыкларын погрузчик белән төяп торучы Илдус Шәйхлисламов та бу хуҗалыкта озак еллар эшли. Олег Тимергалиев хуҗалыкта яңа кеше булса да егетләр белән бер булып эш итә, ашлама кертүдә зур ярдәмче.
“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгының малчылык тармагында эш тәртиптә. Бүгенге көндә 1800 баш ит җитештерү өчен мал асрала. Мал азыгы да җитәрлек кенә түгел, ә артыгы белән хәзерләнгән. 10 мең тонна силос кына салынган. Ә аның янына печән, салам һәм фураж да мулдан әзерләнгән.