

Зал җылы. Аяк асты чиста, коры. Фермада ике савучы эшли: Ләйсән Шәрипова һәм Зилә Әхмәтова. Барлыгы 80ннән артык савым сыеры бар. Шуның күбесе бүгенге көндә ташлаткан, шуңа күрә сөт тә азайган.
Хәзер биредә шартлар зур комплекслардагы кебек. Күп сөт алу хәстәре белән янып эшли савучылар. Фермада малларны тукландыру белән кыенлыклар юк.
Бүген биредәге сөтчелек фермасында ике йөз башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Фермада җитештерелгән продукция Илеш сөт заводына озатыла бара.
Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә җиңеләйтүен. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит. Алар савып алган сөттән ничәмә-ничә төрле ризык ясалып, безнең табыннарга килә. Бәлки кайдадыр аларның кул көче кергән сөтне ап-ак яулык бәйләгән әби-апаларыбыз мәтрүшкәләр салып тәмләп чәй эчәдер, бәлки әлеге сөттән ясалган туңдырманы берәр сабый сөенә-сөенә ашыйдыр. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Шуңа күрә алар түземле, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар.