

Бозауларны салкын ысул белән караучы терлекчеләрнең эше үтә дә җитди. Чөнки аларга яшь терлекләрне салкын шартларда сәламәт итеп үстерергә, малларның сакланышын тәэмин итәргә кирәк. Туганнан башлап өч айга кадәрге бозаулар караучы Гөлчәчәк Рәхимова зарлануны белмичә эшли. Бозауларны бала караган кебек, яратып, назлап тәрбияли ул. Бу һөнәрне игелекле күңелле, уңган, булган, бер дигән хезмәтчәннәр генә башкара ала. Алар бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозаулар тәрбияләнгән бүлмәләрдәге чисталык монда уңган, булдыклы терлекчеләрнең тырыш хезмәт куйганын дәлилли. Бозау караучыларның төркемнәрендә тудыру бүлегеннән кабул итеп алып өч айга кадәр 50гә якын һәм аннан да күбрәк бозау бар. Сыерлар күпләп бозаулаган вакытта тагын да күбрәк була.
Аннары инде ул яшь үрчемне Гөлнар Хәтмуллина һәм Фәрия Туктамышевага тапшыра. Алар да шушы хуҗалыкта дистә еллар эшләгән бозау караучылар.
– Дистә еллар терлекчелек тармагында хезмәт кую дәверендә үз эшебезнең барлык нечкәлекләренә төшендем дияргә була. Гөлнар белән һәр эшне бергәләп башкарабыз. Ул да терлекчелектә җиде ел эшли. Безнең карамакта хәзерге вакытта йөзгә якын бозау бар. Бозауларга сөт җылытып бирәбез, алларыннан коры печән, катнашазык өзелми, асларын чистартабыз. Аслары чиста, коры булса, алар салкыннарга бирешми, – диде Фәрия Туктамышева хезмәте белән таныштырып.
Бозаулар алар кулына әнә шулай ияләшәләр, аларны ерактан таныйлар, күбрәк игътибар алырга тырышалар. Яхшы итеп карау, ашату һәм җанлы аралашу аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә. Таң әтәчләре дә йоклаган вакытта эш урыннарына ашыгучы терлекчеләр үз эшләренең осталарына әйләнгән.