Авыл хуҗалыгы
18 октябрь 2023, 05:20

Победалылар кышлату чорына әзер

Районның авыл хуҗалыклары маллары кышлату чорына керергә дә күп калмады. Җәй айлары коры булуга карамастан, запас мал азыгына кытлык булмас дип ышана терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр. Абдулла авылындагы “Победа” хуҗалыгында кышка әзерлек алдынгы сызыкта тора. Беренче карашка ук биредә асралучы малларның тук һәм көр булулары күзгә ташлана. Күбесе тыныч кына чиста утарларда күшәп яталар.

Победалылар кышлату  чорына әзерПобедалылар кышлату  чорына әзер
Победалылар кышлату чорына әзер

– Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта 467 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шуларның 56сы савым сыеры, – дип сөйләде безгә ферма мөдире Кифая Абдуллина. – Бер сыерга тәүлегенә 26-27 литр сөт савып алабыз. 1500 тонна сөтне көн саен Яңавыл сөт заводына тапшырабыз. Кышлату сезонына керер өчен кулдан килгәнчә тырыштык. Егетләребез башта терлекләр кышлаячак биналарны ремонтлап чыктылар.
Быелгы елның кырыс килүенә карамастан, хуҗалыкта җитәрлек мал азыгы туплауга ирешкәннәр.
Хуҗалыкта читтән килеп эшләүчеләр күп. Савымчылар да, бозау караучылар да, барысы да Качкынтурай авылыннан килеп эшлиләр.
Июля Гәрәева әлеге хуҗалыкта 8 елдан артык бозаулар карый. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.
– Сөенеп эшкә киләм, эшемне яратам. Бүгенге көндә минем карамакта йөздән артык баш бозау бар, – ди ул. – Һәр иртәм аларны сөт һәм су эчерүдән башлана. Аннары ашарларына салам, тору урыннарын чистартам. Маллар янында көн үткәне дә сизелми. Сыер саву операторы Глафира Дәүләтханова да биредә озак еллар намус белән эшли.
Биредәге хуҗалыкта озак еллар ферма мөдире булып эшләүче Кифая Абдуллина да үз эшенең остасы. Ул да уртак тырыш хезмәт булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була дип саный.
– Мин үзем авылда туып-үскән кеше. Һәр эшне зур җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарсаң гына мул продукция алуга ирешеп була, – ди белгеч. – Маллар караулы булганда гына таза үрчем, дәвамлы нәсел һәм сөт савып алып була.
Көзге пычрак вакыт булуга карамастан, һәр җирдә чиста, коры, малларның көр булуы ныклы хуҗа кулы барлыгын әйтеп тора.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас