

Бүгенге көндә бу авылда барлыгы өч йортта гына ут яна. Шулай булса да кая гына барма, кемгә генә кермә, әйдә әле, кызым, Фрунзе балы белән сыйлыйм әле үзеңне, дип чәй табынына сап-сары гәрәбәдәй, куе бал чыгаралар. Ә балның тәмен сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел. Балның сыйфаты тәмендә сизелеп тора. Әлбәттә, монда тәҗрибәле кортчы эшләве әллә каян сизелә. Сораштыра торгач, Фрунзе авылына балчы Латыйповлар гаиләсенә юл тоттык. Гаилә башлыгы Ришат Рәшит улы шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә авылны сүндермичә яшәп ята торган кеше. Биредә өч класс белем алгач, укуын Зур Шады авылында дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Бөредә шоферлыкка таныклык алгач, армия сафына алына. Чехословакиядә хәрби бурычын үтеп кайткач, себер якларына эшкә китә. Әмма ләкин туган авыл үзенекен итә: Ришат кире туган авылына кайтып элеккеге “Волга” колхозында бригадир булып эшли. Тик заманалар үзгәреп, колхозлар бетерелгәч, Ришат эшсез кала. Шулай булса да, ул чит җиргә эш эзләп чыкмый кабаттан. Ә үзенең шәхси йортында күпләп мал асрап дөнья көтүне, бал кортларын үрчетүне максат итеп куя. Бүгенге көндә үзенең максатын тормышка ашыруына ул бик шат. Чутлап бетергесез бал кортлары гаиләсе аның төп табышы. Иртә яздан кар төшкәнче Ришат алар янында кайный.
– Мин бал кортлары янында бәйләнгән эт кебекмен. Җәй көнне бигрәк тә эшнең кызу мәле, кортлар аера, бал суыртырга кирәк. Берүзем бу кадәр эш башкарар алмас идем. Ярый әле тормыш иптәшем Гөлнара бар. Аның белән икәүләп бөтен эшне башкарабыз, – ди Ришат.
Гөлнара бианасы кебек Зур Шады авылы кызы. Бер дә юкка гына бит килен кайнана туфрагыннан ярала димиләр. Гөлнара Фрунзега килен булып төшкәнче мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән.
– 1991 елда килен булып төшкәч, эшкә кайтып китеп йөрүе кыенлык тудыргач, эшемне ташларга туры килде. Монда хуҗалыктагы эре мөгезле терлек, бал кортларын асрарга, печәнен әзерләргә бердәмлек кирәк, икебез ике якта йөреп, дөнья көтеп булмый. Сыерларны тәүдә кул белән сава идем. Инде саву аппараты алдык. Бик уңайлы җиһаз икән. Болай икәнен белсәм, әллә кайчан ала идем, – ди уңган хуҗабикә.
Латыйповлар ирле-хатынлы икесе дә бал кортлары сыман эштән башканы белмиләр. Ихаталарындагы тәртип, гөлбакчасы да шау-чәчкәгә күмелгән. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Ришатның туганнары күп булгач, алар да шушында кайтып ял итәләр. Җәйләрен бу йорт шау-гөр килеп тора. Гөлнара белән Ришатның ике баласы Гөлназ белән Рөстәм дә бу йортның еш кунагы. Аларның оныклары да шушында җәйләрен дәү әни, дәү әтиләре янында үткәрәләр икән. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, балалары һәм оныкларына кадерле кеше, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле чын кешеләр.
Ришатның әнисе Нафига апа да бу йортның олы терәге. Эштән арып кергән балаларын ачык чырай, тәмле чәе белән каршы ала. Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Авылдан китеп, зыярат кылырга кайткан авылдашларның күбесе Нафига апаның тәмле чәен эчеп, хәл алып, рәхмәт укып китәләр.