

Илсур мәктәпне тәмамлагач та, Нефтекама шәһәренә һөнәри белем алырга юллана. Анда ул 27 санлы һөнәрчелек училищесында укып, эретеп ябыштыручы булып кайта. Хезмәт юлында яраткан һөнәре буенча туган авылындагы “Салават” хуҗалыгында башлап җибәрә. Менә инде аның бу шөгыльне үзләштергәненә өч дистәдән артык ел киткән. Шул вакыт эчендә нинди генә үзгәрешләр булса да, һөнәре актуальлеген югалтмаган. Хәзер хуҗалык товарлары кибетләреннән сварка инвенторы сатып алып та тимерне бер-берсенә беркетергә өйрәнергә мөмкин. Әмма бу әле син эретеп ябыштыру остасы дигән сүз түгел. Эретеп ябыштыру өчен аның асылына төшенергә кирәк. Бүгенге көндә Илсур Ганиев “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Ел дәвамына ремонт эшләреннән бушаганы юк. Техника ватылса, ремонтлау, запас частьләр эшләү аңа йөкләтелгән. Эш тоткарланмасын өчен оста вакыт белән исәпләшми.
–Үз эшенең остасы ул. Алтын бәрабәренә тиң кеше. Ул ябыштырган тимер җөеннән беркайчан да купмый. Механизаторлар аңа сварка кирәк булган детальне калдырып кына китәләр, нишләргә кирәклеген әйтеп тә тормыйлар. Үз эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән, төгәл итеп башкарганга күрә без аңа иң катлаулы детальләрне ябыштыруны да ышанып тапшырабыз, – ди хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов Илсур турында.
Илсур хуҗалыкта көн саен кирәкле кеше. Аннан башка эш бармый. Аеруча язгы кыр эшләре чорында. Чөнки күбрәк җир эшкәртү агрегатлары сафтан чыга. Әлеге вакытта да оста үзенең тимерлегендә алдагы чәчү кампаниясенә техниканы, агрегатларны төзекләндерү эшендә мәш килә. Эретеп ябыштыручы эшен бик җиңел, димәс идем. Бу эштә түземлек, сабырлык та, осталык, чыдамлылык һәм тагын башка күп сыйфатлар кирәк. Әлбәттә, эретеп ябыштыручы белгечләр сызымнарны, стандартларны һәм эретеп ябыштыруда кулланыла торган билгеләрне укый белергә, эретеп ябыштырыла торган материалларга бәйле рәвештә аларга туры килүче алымнарны сайлау өчен эретеп ябыштыру җайланмаларының төрле төрләре, металлургия һәм электрик процесслар буенча тирән белемнәргә ия булырга тиешләр. Илсур белән басып сөйләшеп торган арада аның бу сыйфатларның һәммәсенә дә ия булуын аңладым.
Илсур эшендә абруйлы эшче. Һөнәре буенча анализлап караганда кулында ут уйната торган ир. Ә аның эчке дөньясы нечкә. Аннан ургылып моң агыла. Ул сәнгатькә гашыйк кеше. Авылда узган чараларның һәрвакыт уртасында булып, үзенең моңлы тавышы белән концертларны, бәйрәмнәрне матурлый.