

– Егетебез Аллага шөкер әкренләп эшкә өйрәнде. Мин аны эшкә генә түгел, ә тормыш көтәргә дә өйрәтәм һәм тәрбия дә бирәм. Кирилл – бик тырыш егет. Аның үзенең максаты бар: машина алу. Шуңа күрә үсмер хезмәт хакын хыялын тормышка ашыру өчен туплый. Бергә эшләгән олы яшьтәге терлекчеләр дә аны хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Бик тырыш, гадел эшчем минем, – ди фермер, егетне мактап.
Терлекчеләр Андрей белән Кирилл бер-берсе белән аңлашып эшлиләр. Әлеге вакытта алар симертүдәге малларны карыйлар. Иртәдән кичкә кадәр абзарда көннәре үтә аларның. Калган маллар җәйләүдә булу сәбәпле, алар өчен көтүче җаваплы. Дөресен генә әйткәндә, хуҗалыкта малчылык тармагында эшләр гөрләп тора.