

– Терлекчелек мәсьәләләрен хәл итү белән без көзге-кышкы сезонга кергәч кенә шөгыльләнә башлыйбыз, дип уйлау дөрес түгел. Хуҗалыкта бу эш ел әйләнәсенә алып барыла. Җәйге чорда терлекчелек биналары актив әзерләнә, сөт җиһазларына, су белән тәэмин итү һәм тирес чыгару системаларына ревизия һәм ремонт ясала. Азык әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Быелгы кышлатуга маллар өчен җитәрлек сусыл һәм тупас азык әзерләнде. Хуҗалыкка җәй көне 240 баш голштин токымлы башмаклар кайтарылган иде. Шуларның 120се бозаулады. Сыерлар акрынлап сөтләрен дә арттыра башлады. Һәр сыер башына тәүлегенә 18 литр сөт савып алабыз. Әлеге вакытта малларның күпләп бозаулау чоры бара. Үрчем алу һәм аны саклау – мөгезле эре терлек көтүен арттыруга юнәлтелгән мөһим һәм җаваплы эш, – ди хуҗалыкның ферма мөдире Айдар Рәхимов.
Биредә кышлатуга әзерлек эшләре төгәлләнгән. Ашату өстәле, караңгы вакытта өстәмә яктырту да урнаштырылган. Күп эш техника ярдәмендә башкарыла. Өч төп һәм бер алмашчы савучы 120 сыерны хезмәтләндерә. Малларны терлекчеләр Олег Янсубаев, Венер Сәхипов, Алик Минлин карый.
Сөт цехы кышкы чорда эшләргә әзер, анда барысы да санитар нормаларга ярашлы җиһазландырылган. Сыерлардан сөт торбалар буенча танкер-суыткычка бара, аннары озатуга китә. Терлекчеләрнең планнарында – малларны тулысынча сөтле токымга алыштыру. Моның өчен кирәкле база бар – саву залы эшли, корпуслар сөтүткәргечләр бе-лән җиһазландырылган, ә иң мөһиме – тармакта тәҗрибәле кадрлар хезмәт сала.