

“Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән бик тә дөрес һәм акыллы әйтеме бар татар халкының. Чыннан да, капка төбенә килеп туктауга ук бу йортта уңган-булган, эшчән хуҗалар яшәгәненә инанасың. Һәркөн иртә таңнан торып караңгы төнгә кадәр ихатаңда казынмасаң, бу кадәр матурлыкны тудырып та булмас иде. Тудыру бер нәрсә, әле бит тудырганны бозмыйча, кырынлык китермичә саклый белергә дә кирәк. Нинди матурлык турында сөйлисез соң диярсез – бик сирәк йортларда гына очрый торган гадәти булмаган матурлык хөкем сөрә биредә. Капкадан кергәч тә уң якта яшелчә түтәлләре, чәчәклекләр... Кавын-карбызына кадәр үстерәләр икән хуҗалар. Чәчәкләр турында әйтеп тә торасы түгел, нинди генә төрләре юк аларның.
“Беренче чиратта оныклар өчен тырыштык. Ишегалдына килеп керәләр дә шул атынгычларга, бассейнга йөгерәләр. Картлык көнебездә шуларны сөендереп яшисе килә”, – ди Илсөяр Җиһанур кызы.
Бер уңган һәр яктан уңган инде. Илсөяр Туктамышеваның пешергән ашлары, камыр ризыклары да ашап туймаслык икән. Без барган көнне дә өендәге табынында нинди генә ризыклар юк иде, хәтта үз бакчаларында үстергән искиткеч тәмле карбызы да бар иде. Кыскасы, сокланырлык та, көнләшерлек тә итеп яши бүген Яңа Тазлар авылында Илсөяр белән Рузил.
Миңа калса, мондый гүзәллекне булдыру өчен, иң беренче чиратта, күңелең матур булу мөһим. Әйе, Илсөярдә бу сыйфатлар ургылып тора. Ул әти-әнисенең бердәбер кызы булып үсә. Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлагач, Уфада полиграфия училищесына укырга керә. Һөнәре буенча хезмәт юлын Балтач типографиясендә верстальщица булып башлап җибәрә. Кайтып йөрергә ерак булгач, Борай типографиясенә урнаша. Биредә инде ул линотипистка булып хезмәт юлын дәвам итә. Тик биредә дә аңа сайлаган һөнәре буенча озак эшләргә туры килми.
Чишмә-Борай авылы егете Иреккә кияүгә чыккач, эшеннән китәргә мәҗбүр була. Яшь пар авыл уртасына бик матур итеп йорт салып чыгалар. Тормыш иптәше белән ике кызга гомер бүләк итәләр. Илсөяр ирем бар, ул дөнья көтсен дип утырмый. Җигелеп берничә эштә эшли. Сыер фермасында лаборант, сөт җыючы, сатучы, хәзерләүче кебек һөнәрләрдә дә үзен сыный. Менә шулай матур итеп дөнья корып яшәп ятканда, Илсөярнең тормышы чәлпәрәмә килә. Ул бар мөлкәтен калдырып, Нефтекама шәһәренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә берничә ай эчендә пешекче, водитель булып эшләп, компьютер курсларын тәмамлап, тормышын җайга сала. “Нефаз”га пешекче булып эшкә урнаша. Дөньясы да тынычлана, кызлар да үсә, яратып башкарган эше дә, дуслары да аңа авыр вакытларда ярдәм итеп торалар. Ялгыз яшәү авырлыгы да сизелә башлагач, ул тумышы белән Краснокама районыннан булган Рузил белән таныша. Бераз танышып, сөйләшеп йөргәч, Рузил Илсөярне үзе янына Неф-теюганск шәһәренә алып чыгып китә. Тыныч холыклы, булдыклы ир белән Илсөяр ханым да матур тормыш кора. Рузил аның ике кызын да үз канаты астына алып үстереп, үзаллы тормыш юлына бастыралар. Илсөяр үзе дә кул кушырып утырмый, мәктәп ашханәсенә пешекче булып эшкә урнаша. Менә шундый авыр тормыш юлы узган Илсөярнең йөзеннән ягымлылык югалмаган.
Узган ел туган авылына салган өйләренә күчеп кайтканнар. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшлиләр. Рузил – тракторчы, ә Илсөяр амбарда үлчәүче. Ихаталарын тутырып 30шар баш тавык, 40шар үрдәк һәм дистәләп күркә дә үстерәләр. Бу кадәр эшләрне бик уңган, чыдам кешеләр генә башкара ала.
– Яратабыз без эшне, авыл тормышын һәм дә инде гүзәллекне, – дип бүгенге тормышыннан канәгатьлелеген белдереп шат елмая Илсөяр.