Авыл хуҗалыгы
27 сентябрь 2023, 09:50

Онытыла башлаган һөнәрләр яңара

Гомер-гомергә һәр йорт мичле булган, өйнең күрке булып уртада ап-ак мич утырган. Кергән һәр кешене каршы алып, аклык-пакьлек сибеп утырган ул. Төртеп җибәргәч, утыннарның, үзенә бер төрле көй чыгарып, шарт-шорт килеп януы гына да ни тора. Ә ул ут кызуында пешкән коймак һәм кабартмаларны ашап туймаслык. Каен, имән утынының ялкынын сеңдереп пешкән камыр гына шулай тәмле, хуш исле булуын һәрберебез яхшы аңлый. Тик заманалар үзгәреп, һәр йортка газ кергәч, күпләребез мичләрне сүтеп ташлады. Зәңгәр ут булуы, әлбәттә, яхшы. Тик мичтә күперелеп пешкән икмәк, камыр ризыклары күпләребезне сагындыра.

Онытыла башлаган һөнәрләр яңараОнытыла башлаган һөнәрләр яңара
Онытыла башлаган һөнәрләр яңара

Шуңа күрә хәзер авылда яшәүчеләрнең күбесе кирегә мич чыгарта башлаган. Шушы көннәрдә эш белән Яңа Ялдәк авылына барып төштек. Безне, әлбәттә, авыл фермеры Әхләф Зарипов каршы алып, хуҗалыгындагы эшләре белән таныштырды. Һәм мине хуҗаның бер бүлмәсендә урын алып торган җыйнак кына мич үзенә җәлеп итте. Мич әле яңа гына төзелгән. Дизайны да яңача. Кемнең оста куллары бу могҗизаны тудырганын белү өчен Гәүһәрия ханым Зарипова белән әңгәмә корып, бу мичне чыгаручы турында белештем. Зариповлар гаиләсен сөендергән бу матур мичне тумышы белән Камилән авылы егете Роман Гарипов чыгарган икән. Роман бүгенге көндә Яңа Ялдәк авылында гаиләсе белән гомер кичерә. Аның оста куллары белән тирә-як авылларда барлыгы 300дән артык мич чыгарылган.
– Миңа кул көчемне тоеп эшли торган хезмәт кирәк иде. Балачакта физик хезмәттә үскәннең нәтиҗәседер бу. Бервакыт әбигә кунакка баргач, ул нәселебездә һөнәрчеләр булуын сөйләде. Шунда, нишләп әле миңа да кешеләргә файда китерә торган берәр кәсеп белән шөгыльләнмәскә дип уйладым. Иң беренче агач, тимер белән эшләдем. Заманча, уңайлы мичләр чыгару өчен интернет челтәрләрендә еш утырам. Мичләрнең үрнәкләрен төрләндереп торам. Үрнәкләрне күп очракта заказ бирүче күрсәтә. Каяндыр фотосурәткә төшереп алган яисә интернеттан алган булырга мөмкин. Заказ бирүченең теләгенә каршы килгән чаклар да бар. Хәвефсезлек техникасы буенча туры килерлек булмаса, җайлап кына аңлатам, алай килешәбез, – ди оста.
Роман ясаган мичләр декоратив кебек тоелса да, уңайлыклары бик күп. Алар өйне җылыта, ризык әзерләргә дә җайлы. Шулай ук кайбер мичләргә кирәк-ярак кую өчен өстәмә урыннар ясалган. Әкияттәге кебек, җылынып ял итәргә мич өсте дә эшләнгән хәтта. Хәер, мич өстенә ятып җылыну әкияттә генә булмагандыр. Андый мичләр безнең якларда да әби-бабайларның өендә сирәк булса да бар иде. Әмма алар тарихта калды. Ә Роман Гарипов тарихны бераз заманчалаштырып, бүгенгә кайтара. Аның ясаган мичләре бер-берсен кабатламый.
Роман мич чыгару белән генә чикләнми, 100 башка якын бал кортлары асрау белән дә шөгыльләнә. Хәләл кәсеп белән тормыш иптәше Лена белән дөнья көтәләр. Бар якка да җитез Роман үз кулы белән трактор да җыйган. Эретеп ябыштыручы да, тимерче дә, агач остасы да, кортчы да, пимачы да, авылда узган бәйрәмнәрдә тәмле пылау пешерүче дә ул. Алай гына да түгел, Гариповлар гаиләсе дин кануннарына буйсынып яшәүче гаилә дә. Бер кешедә ничәмә-ничә төрле сәләт яшеренгән. Дөресен генә әйткәндә универсаль кеше.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас