

Хуҗалыкның башка басуларында да трактор гөрелтесе тынмый әле. Көннәр аяз булганда күпләп җир эшкәртеп калу өчен тырышалар. 250 гектар мәйданда “Умка” сортлы беренче репродукцияле кышкы бодай чәчелеп бетеп ята, “Чулпан-9” элита орлыгы бу хуҗалыкның 700 гектар мәйданын биләгән. Вика үскән басуда да эшләр финиш сызыгына җитеп килә. Карабодай басуында ике комбайн эшли. Комбайнчылар Ирек Нәҗметдинов, Инсаф Исхаков ярдәмчесе Рөстәм Мөгаллимов белән урып-җыю кампаниясен тәмамлау өчен тырышалар. Суктырып алынган карабодайны йөк машинасында эшләүче шоферлар Мадис Гафаров, Илшат Гайсин Бадрак ындыр табагына ташып торалар. Кайткан ашлыкларны ЗАВ агрегатында Борис Хаҗиев, Фидәрит Әхмәтҗанов чистартып торалар. Ашлыкны бер келәттән икенчесенә күчерүдә Илсур Хәкимов эшли. Биредәге эшләрнең нәтиҗәле башкарылуына келәт мөдире Лена Сәхипгәрәева җаваплы. Гомумән алганда, Ленин исемендәге хуҗалыкның басу эшләре тәмамлану сызыгында.