

Бөре районыннан килеп, ике ел инде биредә эшләп йөри икән. Ике йөздән ашы сыер, өч йөзләп сарыклар көтә Дмитрий. Электр көтүендә йөргән атларны да карый, иртән чыгарып, кичкелеккә утарга кайтара.
Көтүченең вакыты бик әкрен уза, аның һәр секунды – минутка, минуты сәгатькә тиң. Җитмәсә, суык, каты җилме, яисә хәлдән таярлык эсселекме, я озынборын, кигәвенме – көтүче бернигә дә карамастан үз вазыйфасын башкарырга, маллар өчен җавап бирергә тиеш. Бу эшне Дмитрий бик яхшы башкара. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов та аны мактап кына телгә алды.
Җәен көтүлектә булса Дмитрий Скоблик, кышларын фермада алыштыргысыз терлекче. Малларга печән, салам кертә, тирес чыгара. Бозаулаган сыерларны да контрольдә тота.
Безнең белән сөйләшеп торырга көтүченең вакыты кысынкы. Сорауларыбызга тиз-тиз генә җавап бирде дә, атына атланып, чыбыркысын шартлатып, малларны барларга китеп тә барды.