Авыл хуҗалыгы
27 Сентября 2023, 09:20

Ашлыкның иң яхшысын – орлыкка

“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгының Ваныш авылы ындыр табагында эшләр гөрләп бара. Хуҗалык уңганнары җәйге көн генә түгел, көзнең дә ел туендыруын аңлап, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр. Билгеле булуынча, алачак уңыш күп очракта чәчелгән орлык сыйфатына һәм аның ни дәрәҗәдә шытып чыгуына бәйле. Суктырылган ашлык арасында салам, кибәк калдыклары, чүп үләннәре һәм башка культуралар орлыклары, вакланган, өлгереп җитмәгән бөртекләр һәм башка катнашмалар бар. Шуңа күрә аны мотлак рәвештә өстәмә чистарту, сортировкалау һәм киптерү мөһим. Биредәге фермер хуҗалыгында да орлык әзерләүгә җаваплы карыйлар.

Ашлыкның иң  яхшысын – орлыккаАшлыкның иң  яхшысын – орлыкка
Ашлыкның иң яхшысын – орлыкка

– Орлыкка дигән ашлык аерым салына һәм ындыр табагында беренчегә чүп-чардан аралана, аннары янәдән чистартыла. Әлеге вакытта арпа орлыгын амбарда чәчү кондициясенә җиткерүдә эш башкарыла. Шунысы да бар, чистартылмый салынган орлык янып ятарга мөмкин, бу аның сыйфатына йогынты ясый. Орлык саклау келәтләрен орлык салганчы чистартып, дезинфекция үткәреп, агартканнар. Кышка кимерүчеләргә агулар куеп, келәтләр томалап ябылачак. Әлеге вакытта биредә дүрт кеше эшлибез. Водительләр Рәмис Шәйхетдинов, Зөфәр Бәлагытдинов Зил йөк машинасында ашлыкны келәттән чистарткычка күчерәләр. Филгат Хәмидуллин машиналарга төяп тора. 60 тонна арпа чистартылды. Узган чәчү сезонында “Пририя” элита сортлы арпа чәчкән идек. Ел коры булуына карамастан, уңышы яхшы булды. Миңле авылының ындыр табагында да орлык чистарту эшендә катнаштык. 15 тонна клевер орлыгы чистартып куйдык, әле анда бодайны чистартасы бар – ди хуҗалык агрономы Әнис Вәлиев.
Әнис ага хаклы ялда булса да үз эшен җиренә җиткереп башкаручы эшче. Бар гомерен колхозга, туган җиренә багышлаган кеше ул. Менә 2015 елдан башлап “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында агроном булып эшли. “Эшләсәң эш карышмый, кулдан килгәнчә тырышабыз”, – ди Әнис ага елмаеп.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас