

– Терлекнең яхшы туклануы сөт күләмен арттырырга ярдәм итә. Нигә нәкъ менә кукуруз? Кукуруз энергия өчен кирәк. Ул – аксым һәм шикәр чыганагы. Безнең бурыч – сөт савуны һәм сыерның продуктлылыгын арттыру өчен бөтен көчебезне кую. Быелгы гаять кызу, яңгырсыз җәй аңа да яхшы үсәргә мөмкинлек бирмәде. Әмма кукурузның чәкәннәре әйбәт өлгергән. Ә аның төп туклыклылыгы да шунда, – ди хуҗалык директоры Илдар Исхаков.
Силасау авылы янындагы 120 гектарлы басуында терлек азыгы ура торган комбайннар эшли. «Полесье» кукуруз уру комбайны белән Рәмил Садыйков (рәсемдә) идарә итә. Аның комбайны янына үзенең тракторы белән Риф Галәветдинов килеп басты. Икенче машина килеп баскан арада Рәмил белән сөйләшеп алдык. Рәмил кыр корабын сезонга җентекләп әзерләгән. Ул бу техника белән берничә ел эшли икән.
– Елы шундый бит инде быел. Элек бер әйләнештә бишәр КамАЗ яшел масса тулып чыга иде, ә бүген әнә ике машинага сыеп бетте. Ярый инде кукуруз урыны белән кеше биеклеге, – ди комбайнчы.
Кукуруз массасын кырдан силос базына ташуга килгән егетләр дә тәҗрибәле, уңганнар. Айнур Шәрәфисламов, Айрат Фазылов – үз эшләренә җаваплы шоферлар. Терлекчелектә кукурузны силоска салу гаять җаваплы хезмәт санала. Массаның дымлылыгы саклану белән бергә, ул тиешенчә ваклатылырга, базга әйбәтләп тыгызлап салынырга тиеш. Шул чакта гына азыкның кыйммәте булачак. Бер-бер артлы кайтарылып торган массаны Айдар Гыймалтдинов үзенең Т-150 тракторы белән тигезләп җәеп, таптатып тора.