Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь 2023, 05:55

Мал үрчетү аның теләге

Белүебезчә, Шөкшән авылындагы «Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават малчылык тармагында эксперимент эшләүче фермер. Кайсы малны үрчетергә махсус юнәлеш алмаган әле ул. Шуңа күрә иң тәүдә безне сарык көтүе белән таныштырды. Сарыклар бер көтүдә йөрсә дә, анда нинди генә токым юк.

Мал үрчетү аның теләгеМал үрчетү аның теләге
Мал үрчетү аның теләге

– Менә монысы курдук, әнә тегендәгесе меринос, ә тегенсе котым токымлы сарыклар. Сарыкчылык тармагын да алып барырга исәплим. Шуңа күрә төрле токымны кушып үрчетү өстендә эш алып барабыз, – ди фермер.
Аннары инде без эре мөгезле малларга таба юнәлдек. Биредә исә ул лимузин токымына өстенлек биргән. Лимузин үгездән туган бозаулар үзләренең зурлыгы белән әллә каян аерылып тора. Агымдагы елда янә бер лимузин токымлы үгез алырга ниятли икән фермер. Киләчәктә дә шушы токымны арттыру өчен эшләргә исәпли. Салаватның малларга карата булган мәхәббәте дә әллә каян күренеп тора. Хәтта биредә асралган атлар да аны әллә каян танып, кешнәп торалар. Хуҗаларының ат җанлы икәнен алар да аңлый. Бу кадәр малларны карауда терлекче Виталий Гафиуллинның өлеше зур. Гомумән әйткәндә, Салават Зариповның хуҗалыгында эшләр ырамлы бара.
– Фермер хуҗалыгы ачуыма һич зарланмыйм. Булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп эшлим. Махсус белемем булмагач, тәүдә эшләве бик авыр сыман иде. Әмма авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән миңа зур ярдәм иттеләр. Шулай ук авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов та орлык алуда зур булышлык күрсәтте. Шуның өчен минем рәхмәтем аларның һәммәсенә бик зур, – диде безне басу читенә кадәр озата килеп Салават Зарипов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас