

Үткән якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Урманчылар бүген нинди проблемалар белән яшиләр? Бүгенге урман сәясәте нинди? Бу һәм башка сораулар белән без “Борай урманы” автоном учреждениесе директоры Илдар Хәсәновка мөрәҗәгать иттек. Илдар Риф улы үз эшенә бирелгән, 40 елдан артык хезмәт стажы булган белгеч, Русия Федерациясенең атказанган урманчысы. Аның көндәлек эше күренми дә кебек, әмма үзенә беркетелгән вазифаны зур җаваплылык белән алып бара.
– Безнең төп бурычыбыз – урманнарны тергезү, рациональ куллану, яңа үсентеләр утырту, янгыннардан саклау, рөхсәтсез агач кисүдән, шулай ук башка төр закон бозулардан саклау. Башкарылган эшләрне кабул итәбез, сыйфатны контрольдә тотабыз, – дип кыскача мәгълүмат бирде Илдар Риф улы. – Шулай ук без дәүләт йөкләмәләрен дә үтәп барабыз.
Чынлап та, иркенләп сөйләшеп утырырга аның вакыты юк, чөнки үзенә беркетелгән территориядәге эшләрне контрольдә тотарга кирәк.
Ә хәзер урманчылык турында берничә сүз әйтеп китик. Сайлап алынган, тоташ кисүләр өчен урман кисү 95 гектар мәйданда бара. Урман сирәкләү эшләре – 60 гектар, яшь үсентеләрне яктырту – 80 гектар, минеральләштерелгән полосаны яңарту – 15 гектар, санитар-сәламәтләндерү чаралары – 10 гектар, урман патологиясен тикшерүе – 200 гектар, яшь үсентеләрне карау 57 гектар мәйданда башкарыла. Яңа урманнар 13,5 гектарга утыртыла, киләсе елга агачлар утыртырга 15 гектарда җир әзерләнеп куелган.
“Борай урманы” автоном учреждениесе үз эшләрен комплекслы алып бара. Урман тәрбияләү эшләре белән бер рәттә индустриаль җитештерү дә уңышлы башкарыла. Оешманың керемнәрен арттыру өчен җитештерү цехлары эшли. Пилорамада такта, утын әзерлиләр, бура бурыйлар. Агач материллары эшкәртү цехларында халык, оешма заявкалары буенча эшләр башкарыла.
– Безнең хуҗалыкта питомник мөһим роль уйный, анда үсентеләр үстерелеп сатыла. Питомникта эшләгән үсентеләрне тәрбияләү бригадасы кызлары тырышлыгында питомнигыбыз республика күләмендә алдынгылыкны бирми, алгы позициядә барабыз. Ел саен питомникта биш-алты миллион данә үсентеләр үстерелә, шуның өч миллионы реализацияләнеп бара. Чыршы, нарат, каен, юкә һ.б. төр үсентеләр өстенлек итә. Үзебезнең республика һәм тирә-як субъектлар белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез. Питомникның уңышлы эшләп килүендә хөрмәтле ветераныбыз, БРның атказанган урман хезмәткәре Филимон Байметовның өлеше зур. Олы яшьтә булуына карамастан, ул үз эшен намус белән башкара. Хезмәт стажы 45 елдан артык булса да, Филимон Байгузинович әле дә яшьләрдән калышмый, – дип мактап алды алдынгы хезмәткәрне Илдар Хәсәнов.
– Без питомникта чыршы һәм нарат үсентеләре үстерәбез, – дип сөйли Филимон Байгузинович. – Заказ буенча без башка токым агачлар да үстерәбез. Көне буе эштә булабыз, чөнки үсентеләр аеруча тәрбия таләп итә, өстәвенә, җәй коры булды. Эш җиңел түгел, ләкин кызыклы. Питомникта эш иртә яздан, кар китүгә башлана. Өч ел буе үскән агач үсентеләрен урманнарга, посадкаларга күчереп утыртабыз. Шул 30 сантиметр озынлыктагы үсентеләр вакытлар үтү белән чын урман гигантларына әвереләләр. Көнебезне урманда үткәрәбез.
Шулай ук үсентеләр үстерүдә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы боерыгы буенча, ябык тамыр системасы буенча кассеталарда үстерү ысулын дүрт ел элек куллана башлыйлар биредә. Ихтыяҗ үскәч, быел үз көчләре белән 900 квадрат метрлы теплица төзиләр. Анда 350 меңгә якын кассетада үсентеләр үстерәләр. Барлыгы хуҗалыкта ике теплица. Алдагы чорда бу эшләрне киңәйтеп, озак вакытлы партнерлар белән килешү төзеп эшләргә ниятлиләр. Бу перспектив эшне оештыруда, орлыкларны чәчеп, тәрбияләп, утап, су сибеп үстерүдә коллективның бар әгъзалары да булыша. Күмәк эш, җаваплылык тоеп эшләгәч, ырамлы бара һәм нәтиҗәләре дә әйбәт.
“Борай урманы” коллективы район хакимияте белән берлектә ил алдында бурычларын үтәүче яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, утын белән тәэмин итәләр. Үткән көздән язга тиклем 200 кубометрдан артык ярылган утын илтеп биргәннәр. Бу эшләрне бүгенге көннәрдә дә дәвам итәләр. Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе буенча, 33 кубометр утын капчыкларга тутырылган һәм махсус хәрби операциягә җибәрергә әзерләнеп куелган. Бу эшләр механизаторлар Зинфир Әгъзамов һәм Назиф Шәмсетдинов, утын яручылар Венер Хуҗин белән Илдар Гыйбадуллин, инженер-техник хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган. Районның бюджет оешмаларын да утын белән тәэмин итәләр.
“Борай урманы” автоном учреждениесенең төп составы – озак еллар сайлаган профессияләренә тугры булып калган хезмәткәрләр. Оешмада җиде Башкортстан Республикасының атказанган урман хезмәткәре эшли, өчесе бүләккә тәкъдим ителгән.
Урманчылык эше – иң саваплы эшләрнең берседер, мөгаен. Җир йөзендә бер генә агач утыртсаң да зур изгелек санала. Ә алар ел саен меңнәрчә төп агач утырталар, урманнарны чистарталар, табигатьне саклыйлар. Бу авыр эштә эшләүчеләргә сабырлык теләп, бәйрәмнәре алдыннан иң изге теләкләрне юллап калабыз.