

– Без хуҗалыкта кара-чуар токымлы сыер малларын үрчетү белән шөгыльләнергә исәплибез, – дип сөйләде фермер. – Бу табышлы, әмма җиңел эш түгел. Сыерларның даими бозаулавына ирешергә, сөт күп алырга, җитештерелгән сөт һәм токымлы маллар өчен югары бәя алу өчен терлекләрне тиешенчә тәрбияләргә кирәк.
Сөт һәм сөт ризыклары җитештерү юнәлеше буенча алынган грант өметләрен аклар дип ышанабыз. Белүебезчә, Вил тормыш иптәше Диана белән биредә бер фермер хуҗалыгы оештырганнар иде. 300 гектар мәйданда җирләре бар. Арыш, арпа үстерәләр, 30 баш бестужев токымлы мал асрый иделәр. Хәзер инде терлек саны арта, шуның белән эш тә күбәя.
Без барганда Вил Билалов механизатор Илнар Галинны чираттагы басуга җир сөрергә чыгарган мәленә туры килдек. Машина-трактор паркы яныннан ерак булмаган арада урнашкан, электр көтүчесе белән уратып алынган көтүлектә яңа гына кайткан маллар ашап йөри иде.
– Бу малларның холкы икенче төрле. Алар кешедән курыкмый. Яннарына керсәң, кулга киләләр. Азыкны да асларына таптап бетермиләр, ә бөртегенә кадәр ашап бетерәләр, – ди Вил маллар хакында.
Хуҗалык җитәкчесенең кул кушырып утырырга вакыты юк. Шуңа күрә безнең белән дә сүзен кыска тотып, икенче утарда асралган малларга таба юнәлде.
Әйе, Вил Рәфит улына ике хуҗалыкны бер итеп җитәкләп бару өчен тиен боҗрада чапкан кебек көнозыны эшләргә туры килә. Җитәкчемен дип тормый ул, кулына сәнәген дә, көрәген дә ала, тракторын да йөртә. Малчылыкта бер генә төрле эш башкарып, башкасын туктатып торып булмый шул, шуңа күрә дә фермер булып барысы да булдыра алмый. Ә эшсөючән, булдыклылар гына бу эшкә тотына. Вил Билалов та әнә шундыйларның берсе.