Авыл хуҗалыгы
14 сентябрь 2023, 04:15

Көзге басуда эш кайный

Хәзер инде басу-кырларда игенчелек эшләре финиш сызыгында: хуҗалыкларда ел буена җитәрлек терлек азыгы тупланган, амбар хуҗалыклары мул икмәк уңышы белән тулыландырылган. Шулай булса да механизаторларыбыз алдагы ел уңышы өчен җир хәзерләүдә эшлиләр.

Көзге басуда эш кайныйКөзге басуда эш кайный
Көзге басуда эш кайный

“Победа” хуҗалыгы механизаторлары Антон Зайруллин, Артем Шакирҗанов һәм Рәмил Усмановны басуда җир эшкәртеп, тир түгүдә очраттык. Тәҗрибәле тракторчылар заманча, куәтле техникада берничә ел инде рәттән җир эшкәртәләр, чәчәләр, ашлыйлар. Әлеге вакытта Антон Зайруллин Бустанай авылы янындагы 130 гектар мәйданлы басуны туңга сөрә иде. Ә Артем Шакирҗанов Кузбай авылы янындагы басуны дискалау белән мәшгуль. Мул уңыш аласың килсә көздән көлгә чәч дип бердә юкка әйтмәгәннәр бит борынгылар. Көннәр коры торганда күпләп җир эшкәртеп калу теләге белән янып эшли механизаторлар. Биредә эш ике сменада башкарыла.
Хуҗалыкның үсемчелек буенча бригадиры Флорид Аллаяров белән дә күрешеп, көзге басу эшләре турында сораштык.
– 2000 гектардан артык җиребез бар, шуның 1800 гектарына төрле культуралар чәчәбез. Әлеге вакытта җир эшкәртәбез. Урак эше күптән тәмам. Шушы көннәрдә 300 гектарлы басуда үскән кукурузны силоска салу эшен башкарачакбыз. Шулай ук хуҗалыкта малчылык тармагы да бик яхшы эшли. 420 баш голштин токымлы мал асрала, шуның 55е савым сыеры. Киләчәктә малчылык тармагын үстерү планы белән эшлибез, – диде Флорид Аллаяров.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас