

– Теләсә кем көтүче була алмый. Малларны карарга, күзәтергә кирәк. Төсләренә кадәр беләсең. Ашыймы, юкмы… Анысы да мөһим. Гомумән, көтүче битараф була алмый. Иркенәйсәң, маллар як-якка таралышып бетәчәк. Яшьләр көтүче булып эшләргә теләми. Эшкә урнашалар да бер атнадан китәләр. Сабырлык кирәк. Өстеңә яңгыр явып торса да, көтүне ташлап китеп булмый бит. Челләсенә дә түзәсең. Холкың нык булу кирәк шул. Урман кырыенда чикләвек җыясың, су буенда балык тотасың. Әгәр көтүең тыныч булса, – дип шаяртып та куйды ул. Шул ук вакытта кәефе янә күтәрелеп китте. Арсланбәк авылының матур табигате, яхшы кешеләре турында мактап сөйли башлады. Сахраларда еш йөргәнгәме, күңеленә бар матурлык сыйган аның.
Көтүне икәүләп көтсәң бик тә күңелле. Шуңа күрә Павел да үзе белән бергә бертуган Юрикны алып чыккан. Иртәдән кичкә кадәр Сәлимгәрәевлар карамагында 170 баш башмак йөри. Тәҗрибәле көтүчеләр аларның берсен дә күз уңыннан ычкындырмый. Бу башмакларны биредә симертеп, үстереп, тиешле авырлыгына җиткереп, ясалма орлыкландыру эшләп, көзгә Бадрак фермасына кайтаралар. Анда инде алар бозаулап, сөт бирәчәк сыерга әверелә. Моңарда Арсланбәк фермасында эшләүче терлекчеләр Павел һәм Юрик Сәлимгәрәевларның өлеше зур.