Авыл хуҗалыгы
14 сентябрь 2023, 04:15

Җире эшкәртелә, чәчүе чәчелгән

Шөкшән авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында басу эшләре генә түгел, малчылык тармагында да эшләр көйле бара. Берничә ел элек бирегә кайтып фермер хуҗалыгы төзегән Салават Зарипов беренче көненнән үк җиң сызганып эшкә тотынды. Берничә дистә еллар ташландык хәлгә кергән, агач баскан җирләрне эшкәртүгә тотынды.

Җире эшкәртелә, чәчүе чәчелгәнҖире эшкәртелә, чәчүе чәчелгән
Җире эшкәртелә, чәчүе чәчелгән

– Җирне дөрес итеп эшкәртсәң, вакытында ашламасын кертсәң, ул да мул уңышы белән сөендерә. Шуңа күрә җирне язгы чәчүгә әзерләгәндә дискалау ысулы белән генә чикләнмим. Ә элеккечә сабан белән тирән итеп сөрүгә өстенлек бирәбез, – ди хуҗалык башлыгы. Без барганда да авыл янындагы басуда ДТ-75 тракторында Вадим Янсетов сабан белән җир эшкәртә иде. Янәш басуда МТЗ-80 тракторында механизатор Радик Әгъзамов чәчүче Феликс Тимиршин белән арыш катыш вика чәчә иделәр. Гомумән алганда хуҗалыкта чәчү эшенең соңгы гектарларында эш башкарыла. Ә менә җир әзерләүдә әле эшләнәсе эшләр бар. Артабан фермер Салават безне электр көтүчесендәге маллар янына алып барды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас