

Витаминнарга бай кукуруздан терлекләр өчен менә дигән сусыл азык – силос салына. Кукурузның терлекчелекнең һәр тармагы өчен файдасы ифрат зур булуы күптән дәлилләнгән. Шуңа да Иске Бикмәт авылы янындагы «Гайфутдинова» хуҗалыгы бу культурага игътибарын елдан-ел көчәйтә. Быел алар иң беренчеләрдән булып силос салу эшен башлап җибәрде. Быел ул 600 гектар мәйданда үстерелгән. Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. КВК-800не йөртүче Фидаил Галимов каерылып уңган кукурузны ура тора, ә ике берәмлек «КамАЗ»да Рөстәм Исламов, Юрис Әхмәдиев һәм тагы да бер тракторда Рөстәм Зиннуров чабылган массаны төяп базага таба юл ала, бушаганнары кабат комбайннар янына ашыга. Һәр кайткан рейсны база янындагы курганга бушатып, тыгызлап торалар. Бу эшне исә К-700 тракторында тәҗрибәле тракторчы Илдус Гыйлемшин башкара.
Хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов егетләрнең эшеннән канәгать.
– Аллага шөкер, техника да сынатмый, механизаторлар да булсынга эшлиләр. Дөрес, һава шартлары бераз кыенлыклар тудыра. Аз гына көн аязайтуга комбайнчыларыбыз кичекмәстән эшкә керешәләр. Кукурузны урып-җыюны тизрәк төгәлләү өчен тырышабыз. Әлеге 140 гектарлы басу уңышы белән сөендерә. Кукуруз уңышы бик яхшы – куе һәм сусыл булып өлгерде. Аксымга бай чәкәннәре дә мул һәм тәмам тулышкан. Уңышның саллы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: үсентеләрнең озынлыгы 2 метрга җитә. Егетләр иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Механизаторларны басуда ашаталар, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелә. Кыскасы, өзлексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган. Шулай ук хуҗалыкта салам җыю, җир эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү эшләре дә дәвам итә.
Иске Бикмәт авылы янындагы тагын бер басуда тритикале культурасы чәчү эше дә башкарыла. Анда Ранис Мостафин, Урал Гобәев эшли. Шулай ук башка басуларда да алдагы ел чәчүе өчен җир эшкәртелә. Аны Рәфис Сәфәров, Кадир Мусин башкара. Комбайнчы егетләр дә тик тормый. Үтәгән авылы янында биш комбайн соңгы культура – җитен сугалар. Комбайнерлар Роберт Ахунов, Рамис Гыймалтдинов, Рәфит Тимерҗанов, Радик Фәезов һәм Әлфред Хәбибулин ал-ял белән исәпләшми эшли, – диде ул.
Рөстәм Шаһиәхмәтов – тәҗрибәле белгеч, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар белән уртак тел таба, авыл хуҗалыгы тармагының бар нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа да биредә эш оешкан төстә бара.