Авыл хуҗалыгы
6 сентябрь 2023, 04:45

Әҗәк фермасында кичке савым

Иртәдән кичкә кадәр фидакарь хезмәт куючы терлекчеләр белән танышу өчен “Колос” хуҗалыгының Әҗәк сөтчелек фермасына юл алдык. Биредә мине ветеринар-табиб Венер Казыйханов белән хисапчы-лаборант Әлфит Закиров каршы алды.

Әҗәк фермасында кичке савымӘҗәк фермасында кичке савым
Әҗәк фермасында кичке савым

– Фермада өч савымчы эшли. Хезмәт коллективыбыз эшчән һәм дус-тату. Бүгенге көндә фермада 200дән артык савым сыеры бар, шулай ук таналар, бозаулар да асрала. Узган ел сөт продукциясе җитештерү өчен голштин токымлы таналар кайтарлыган иде. Менә хәзер аларның күбесе бозаулады, шунлыктан савым да артты. Бүгенге көндә һәр сыердан бер савымга 18-20 литр савыла, – дип мине абзар эченә озаттылар.
Савымчыларның сыер сава торган вакытына туры килдем. Фермага балачак хатирәләремне кузгатып яңа сауган сөт исе таралган. Биредә Антонина Килдиярова, Динә Килдиярова, Светлана Байметова эшли. Аларның һәрберсенә 60тан артык сыер беркетелгән.
Мин дә балачагымда әниемә ияреп сыер савырга йөргәнем бер мизгел сыман күз алдымнан узды.
– Элек кичке савымга килгәч, беренче эш итеп караңгы төшкәнче, урамнан салам кертә идек. Аннан соң, саламны сыер астына җәясе, фураж һәм кайнар су белән болгатып бирәсе. Бүгенге көндә фермада савымчыларның эше җиңеләйде. Сыерны аппарат белән савабыз. Сөт тә ташыйсы юк, ул махсус цехка ага, – диде Антонина апа.
Шунысы бәхәссез: савымчылар, хезмәтләре авыр булса да, үз эшләрен яратып башкара. Һәр сыерга игътибарлы булырга кирәк, ди алар, чөнки һәрберсенең үз холкы. Терлекчеләр өйләрендә дә уңган хуҗабикәләр, шәхси хуҗалыкларында да мал-туар асрыйлар.
– Күрше авылдан килеп эшләсәм дә, соңга калганым юк. Эшемә машина белән алып киләләр һәм кайтарып та куялар. Коллективтагы һәр кеше үз эшен яратып башкара, – диде Светлана.
– Бу яңа токым сыерлар сөтне күп бирә, – ди Динә Килдиярова. – Без канәгать – яхшы түлиләр, хезмәт хакын бүлеп аена ике тапкыр алабыз.
Кырык елдан артык шушы хуҗалыкта терлекчелек тармагында хезмәтен салган Әлфит Закиров та эшеннән канәгать.
– Хаклы ялда булсам да, эшләвемне дәвам итәм. Хәзер эш күпкә җиңеләйде. Малларга азыкны да махсус агрегатта бөтен файдалы витаминнарын салып, бутап, ваклап, кертеп салына. Мин үзем лаборант булып та эшлим әлеге вакытта. Сөтнең сыйфатын, майлылыгын тикшереп, махсус чаннарда саклап, Благовар сөт заводына һәр көн саен тапшыру миңа йөкләтелгән. Шуңа күрә эшне төгәл, җиренә җиткереп башкарырга телим. Бүгенге көндә сөтнең майлылыгы 4,1 процент тәшкил итә. Бу начар күрсәткеч түгел. Озакламый кышка да керергә вакыт җитә. Малларның күбесе бозаулый башлый. Шуңа кадәр күпләп сөт савып калуны күзаллап эшлибез, – ди тәҗрибәле терлекче Әлфит абый.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас