Авыл хуҗалыгы
6 сентябрь 2023, 04:45

Бер хуҗалык уңганнары

Ирек Шаригин “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгының алыштыргысыз механизаторы. Ул 2015 елдан алып бүгенге көнгә кадәр биредә хезмәтен сала. 

Бер хуҗалык уңганнарыБер хуҗалык уңганнары
Бер хуҗалык уңганнары

Хуҗалыкта нинди генә эш башкарылмасын, Ирек Т-150 тракторы белән һәрвакыт сафта тора. Иртә яздан кара көзгә кадәр җир эшкәртүдә эшләсә, кышын фермада сенаж кертүдә, абзар тирәсен кардан чистартуда, хәтта Ваныш, Миңле авыллары урамнары аша узганда да ул беркайчан да көрәген күтәреп үтми, авылдашлары интекмәсен өчен карны ачып китә. Менә шундый уңган, кешелекле, булдыклы хуҗалык хезмәткәре ул. Ирек гаиләсе өчен янып торучы кеше. Тормыш иптәше Гөлнара белән ике кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырганнар. Хуҗалык җитәкчесе Раил дә механизатор турында бары тик мактау сүзләре генә әйтте.

Васыйх Вәлиев Борайда яшәсә дә, эш урыны аның Миңле авылында. Көн дә килеп-китеп эшләп йөри ул. Васыйх ага бар гомерен трактор белән бәйләгән кеше. “Арсланов” хуҗалыгының аксакалы дисәк һич ялгышу булмас. Дистә еллар белән тупланган тәҗрибәле механизатор яшьләргә техника серләрен өйрәтә, җирне дөрес эшкәртүдә киңәшләрен бирә. Елның нинди генә фасылында барма, ул һәрвакыт эштә. Язгы чәчүдә, җир сөрүдә, печән чабуда, сенаж салуда хуҗалыкның алдынгы механизаторларының берсе. Бүгенге көндә Васыйх Вәлиев киләсе ел уңышы өчен җирне туңга сөрүдә эш башкара. Бу юлы да аны иксез-чиксез, инде бераз моңсуланган көзге урман янындагы басуда очраттык.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас