Авыл хуҗалыгы
30 август 2023, 05:46

Яхшы мал табибы

Ветеринария хезмәте – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора. Аларның көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Мал табиблары райондагы эпизоотик хәлнең тотрыклылыгы өчен дә җавап бирүчеләр. Шуның өчен дә алар белемнәрен дә, сәләтләрен, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. 31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан без Әҗәк ветеринария участогының мал табибы Венер Казыйханов турында язып үтәсебез килә. Венер Малик улы Иске Мостафада  туып үскән. Әлшәй районы Шафран һөнәри училищесында ветеринарга укып чыга. Аннары Аксен агросәнәгать техникумында белемен арттыра. Хезмәт юлын “Октябрь” хуҗалыгында башлап җибәрә. Аның турында чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, дип әйтеп була. Хезмәтеңне яратып башкарганда гына шулкадәр тәҗрибә, мәгълүмат тупларга, өйрәнергә, эзләнергә буладыр. 
Әңгәмәдәшем эше, хезмәттәшләре турында бик “тәмләп” сөйләде. Хезмәт ветеранының 36 ел хезмәт стажы булса да, Венер Казыйханов бүгенге көндә дә үз һөнәренә тугры булып кала. Борай район ветеринария станциясе җитәкчелеге дә хезмәткәрләренең эшеннән канәгать.
– Бик булган, тырыш, эш өчен янып-көеп йөри. Төгәллек хас аңа, мал табибы гына түгел, документ эшен дә аксатмый алып бара. Гомумән, хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк ул, – ди Борай район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов.
Әҗәк сылуы Гүзәлия белән тормыш корып, бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Лилия Уфа шәһәрендә табиб булырга укый, уллары Хәйдәр мәктәп укучысы. Ул җәйләрен амбарда эшләп, мотоцикл алырга хыяллана. Гаиләсе белән иңгә-иң куеп, бер-берсен аңлап, киңәшләшеп яшиләр алар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас