Авыл хуҗалыгы
30 август 2023, 05:53

Уңыш шөкер итәрлек!

Басуларда урак өсте гөрли. Көннәр коры һәм аяз торганда игенченең тын алырга да вакыты юк. Уңышны ничек тә югалтуларсыз амбарга урнаштыру төп максатлары. «Гайфутдинова» крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән районда алдынгылар сафында тора.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

 Бу хуҗалыкта малчылык һәм басучылык тармаклары мул табыш китерә, эшләре дә комплекслы бара. Бу исә биредәге уңган, тырыш механизаторларның хезмәт җимеше. Әле берничә ел элек кенә эшли башлаган хуҗалыкта һәр нәрсә оешкан төстә бара. Басуда биш комбайнчы һәм алты йөк машинасы шоферы хезмәт куя. Комбайнчылар Роберт Ахунов, Рамис Гыймалтдинов,  Әлфрит Хәбибуллин, Радик Фәезов һәм Рәфит Тимерҗанов үз эшләренең чын осталары. «Ел да урак өстен шатланып, бер дулкынлану хисләре белән каршы алабыз. Һава торышы гына аяк чалмасын. Без көчебездән килгәнен эшлибез», – ди егетләр беравыздан.
Йөк машиналарында  хезмәт куючы Рөстәм Исламов, Илдус Фазлетдинов, Ирек Габидуллин, Марсель Билалов, Айдар Ямуров, Юрис Әхмәдиев та бик оперативлар, гомумән, кырда өзлеклелек юк. Чөнки бердәм булып уртак хезмәтне башкаралар.
– Уңыш шөкер итәрлек. Быелгы кырыс елда да бөтенләй уңышсыз калмавыбыздан  канә-гатьбез. Тиешле агротехник таләпләр төгәл үтәлеп, чәчү эшләре үз вакытында башкарылып чыгу аркасында гына бу нәтиҗәгә ирешә алдык.  Алтыннарга тиң игеннәрнең бер башагын, хәтта бер бөртеген дә исраф итмәскә омтылабыз, – дип сөйли әлеге хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Менә шулай, игенченең авыр хезмәте һәм уңганлыгы аның кырларыннан күренә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас