

Беркөнне олы юлдан барганда, Тукай авылы борылышындагы басуда комбайннарның эшләгәннәрен күреп киткән идек. Ике-өч көннән тагын шул юлдан үтәргә туры килде. Игътибар итәбез: шул арада уңыш җыеп алынган, басу кап-кара итеп сукалап та куелган. Әнә шулай кыр эшләренең берсен дә чиратка куймыйлар алар һәм шуның белән оталар да.
– Быел һәр гектардан уртача уңыш 15 центнер тирәсе булыр дип исәплибез, – ди елның-елында күкрәп үскән иген басулары белән шаккатырырга күнеккән Ленин исемендәге хуҗалыкның директоры Илдар Исхаков. – Иң кирәкле чакта –сабаклар тармакланганда яңгыр булмады. Югыйсә, язын бөтен технологиясенә туры китереп чәчкән идек. Ә уракка без тулысынча әзер төштек: комбайннар яхшылап төзекләндерелде, кадрларыбыз ышанычлы, ындыр табаклары да ашлык кабул итәргә әзер.
Ришат Нәҗметдинов хуҗалыкның баш инженеры буларак, барлык техниканың да төзеклеген тикшереп тора. Аның алтын куллары аша нинди генә техника үтми икән?!
Кайбер комбайнчылар өчен урак өсте инде күптән башланган: печән чабуда эшләгәннәр. Озак еллар хуҗалыкны алга алып баручы комбайнчылар Ирек Нәҗметдинов, Инсаф Исхаков, Венер Корбанов һәм Раил Сарваев бүгенге көндә “Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, тик шулай да күмәк көч, бергә-бергә тырышып эшләгәндә югары үрләр яуларга була“ дип, алны-ялны белми хезмәт куялар. Аларга Рөстәм Мөгаллимов ярдәм итә.
– Ашлыгы гына булсын, эштән курыккан юк. Тик быел уңыш артык сөенерлек булмады. Шулай да аны вакытында җыеп алырга кирәк. Әлегә көненә 12шәр сәгать эшлибез, – диләр алар үзләре.
Шулай ук бу хуҗалыкта көзге чәчү, җир сөрү кебек башка мөһим эшләр дә башкарылып килә. Рәстәм Солтанов белән Рамил Садыйков җирне туңга сөрәләр. Шулай ук көзге чәчү белән дә мәшгульләр. Фәндүс Хөснияров белән Хәлим Маликов салам кысалар. Айрат Фазылов, Илназ Гобәев һәм Риф Галәүтдинов әзер рулоннарны ташыйлар. Аларга Илүс Вәлиев белән Илдус Муллаяров өеп-төяп торалар. Бу хуҗалыкта һәр эшче кадерле: механизаторларның күбесе берничә төр техника “иярли”.
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Ашлык киптерү җайланмасы, трактор-машиналар тавышыннан ындыр табагы гөр килеп тора биредә. Ындыр мөдире Лена Сәхипгәрәева эшне оешкан рәвештә алып бара. Борис Хаҗиев белән Фидәрит Әхмәтҗанов ашлык эшкәртәләр, ә Илсур Хәкимов киптерелгән ашлыкны амбарларга күчерә.
Бөртеклеләрне җыеп аласы соңгы гектарлар калып барса да, басу-кырлардан ашлык олаулары кайту дәвам итә, дилбегәне бушатырга иртәрәк әле Ленин исемендәге хуҗалыкның игенчеләренә.

