Авыл хуҗалыгы
23 август 2023, 10:19

Оешканлык хәл итә

Урак бетсә дә, җәйнең аяз көннәрендә иген басуларында эш туктап тормый. Ә “Салават” хуҗалыгында урып-җыю инде төгәлләнеп, бу атнаның дүшәмбе көнендә көзге чәчүгә чыкканнар.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Басу өстеннән чәчү агрегатларының җиңел генә хәрәкәтләнүен читтән кызыксынып күзәтеп тордык. Үзләре салмак кына йөриләр, зур резина тәгәрмәчләре дә кипшермәгән туфракта батарга ирек бирми. 
Без барганда “Салават” хуҗалыгы директоры Ринат Раянов ун еллап хезмәттәшлек иткән  агроном Максим Камаев белән урып-җыюга нәтиҗәләр ясап, чәчүгә планнар корып торалар иде. Быел көзге чәчүгә 110 гектар җир каралган. 70 гектарына арыш, калганына көзге вика белән шепкән  чәчеләчәк. 
Тракторчылар Хәлим Шәехов, Илсур Фазлыев һәм Вәрис Гыйлемшин  “Чулпан-9” дигән элиталы сортлы арыш чәчү белән мәшгульләр. Алар артыннан тузан туздырып Фәгыйль Нурисламов кәтүкләп бара. Ә Радик Солтанов исә чәчүчеләргә ашлык ташып тора. Әнә шулай уртак тырышлык нәтиҗәсендә чәчелгән гектарлар саны көннән-көн арта бара.
– Иртә яздан көзгә кадәр техникага эш бетми. Башта басуга минераль ашламалар сибәләр, аннан чәчүлекләрне агу-химикатлар белән эшкәр-тәләр. Язгы чәчүдә дә, урып-җыюда да бирешмиләр. Ул арада көзге чәчү җитә. Нинди эшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар, күңел биреп хезмәт куя торган механизаторларыбыз алар, – дип хезмәткәрләрне мактый хуҗалык башлыгы. – Киләсе елның уңышы шушы егетләр кулында. Бердәм эшләсәк кенә алдагы елларда яхшы уңышка ирешә алабыз. 
Янәшәдәге басуда Радик Әхмәдишин белән Дамир Гыйльманшин  җирне туңга сөрәләр. 
– Иртәдән караңгыга кадәр басуда без, сәгать тулды дип, эшне калдырып кайтып китеп булмый бит. Техника гына йөреп торсын, һава торышы да комачауламасын иде, – диләр биредәге механизаторлар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас