

– Хуҗалыгыбыз хезмәт-чәннәре алдында 240 гектар мәйданда чәчелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны тәмамладык. Уңышы уртача яхшы, гектардан 17-18 центнер чыкты, бодайның 25 центнер чыккан басулар да булды. Бүгенге көндә көзге арышны чәчүгә керештек. Район хакимияте булышлыгында алынган элиталы сортлы бөртеклеләрне дә чәчүне планлаштырдык, – ди җитәкче.
Хуҗалыкның менә инде ничә еллар алыштыргысыз комбайнчысы Михаил Мөхәмәтҗанов быел да руль артында. Ул биредә 2011 елдан бирле эшли. Берүзенә ике техника беркетелгән аның, хәзер “Палессе” комбайнын “иярләсә”, аннан соң тракторга утыра икән. “Иртәдән караңгыга кадәр басуда без, сәгать тулды дип, эшне калдырып кайтып китеп булмый бит. Техника гына йөреп торсын, хезмәт өчен шартлар тудырылган”, – диде механизатор. Машина йөртүче Валентин Коробейников 70 яшен тутырса да, яшь егетләрдәй җитез генә эшләп йөри. Тракторчылар Илшат Шәйнуров, Данис Әхмәтгалиев, Фәнил Әхмәтханов һәм Илдус Мөхәмәтьяров җир сөрү, көзге бөртекләрне чәчүдә мәшгульләр. Аларга соңрак Михаил Мөхәмәтҗанов та кушылачак.
– Киләсе елның уңышы шушы егетләр кулында, – диде хуҗалык җитәкчесе Андрей Коробейников, әлеге хезмәтнең мөһимлеген ассызыклап.
Ындыр табагы ашлык китерүгә әзерләнеп куелган, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Валерий Шакиров белән Борис Карамов бөртеклеләрне кабул итү һәм чистарту өчен җаваплы.
Әйе, Коробейниковлар көтеп ята торганнардан түгел. Эштә булган барлык мөмкинлекләрне файдалана белә алар. Бөртеген дә югалтмыйча игеннәрне җыйнап алу – бүгенге көндә төп максат әнә шул. Игенчеләребез моны бар йөрәкләре белән тоялар.