

Әмма башка тармакларны да күз уңыннан читкә җибәрергә ярамый. Әнә, Миңле авылыннан Арслановлар да уракка төшкәннәр, шул ук вакытта терлек азыгы хәзерлиләр, җирләрне эшкәртәләр, барлык эшләр дә биредә тулы куәткә алып барыла.
“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы – җитеш, алдынгы хуҗалыкларның берсе, өлгерләр каушамыйча чәчкәнне җыеп алырга тырышалар. Комбайнчылар Радик Бәлагытдинов, Рузид Гайфуллин, Рәзәви Мөгаллимов һәм Фларит Камалов урып та, суктырып та өлгергәннәр.
– Ел да урып-җыюда катнашам. Комбайнчы һөнәре һава сулышы кебек бит ул. Көзен, авыр кыр эшләреннән алҗып, комбайнга башка утырмам инде, дип уйлыйсың. Әмма икенче ел басуда игеннәрнең өлгереп килүен күреп, күңел яңадан кырга тартыла башлый, комбайнга утырып, басуларны иңлисе килә, – ди хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Радик Бәлагытдинов.
Җир кадерен белгән, икмәк игүдән тәм тапкан кешенең ихлас әйтелгән фикере дип кабул иттек без бу сүзләрне. Чыннан да, яратып, күңел биреп эшләгән кеше генә мондый авыр, тәүлегенә 10-12 сәгатькә сузылган хезмәтне башкарырга сәләтле.
– Хезмәтне яхшы оештырырга тырышабыз, ике тапкыр басуга кайнар ризык китерелә, ягулыкка өзеклек юк. Уңыш та елына күрә зарланырлык түгел, – ди Раил Арсланов. –Иген уңышы быел бик кадерле, шуңа югалтулар булмасын дип, ашыкмый гына эшлибез, бөртеге дә кадерле.
“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында башка кыр эшләрен дә аксатмыйлар. Комбайннар артыннан салам пресслагычлар эшкә керешә. Рузолин Шәрипов үзенә йөкләнгән бурычны төгәл үтәп бара. Бүгенге көндә тракторчылар Ирек Шарыгин белән Васих Вәлиев көзге чәчүгә җир әзерли. Амбарда Әнис Вәлиев, Филгат Хәмидуллин, Фәнил Гәрәев ашлыкны чистартып, киләсе елга әзерләп торалар. Пешекче Фирүзә Кәшфуллина механизаторларны тәмле итеп сыйлый. Аның рационында төрле тәмле ризыклар гына.
Шөкер, көннәр коры, матур тора, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, уңышны шулай уңай гына җыеп алырга насыйп булсын. Бу эсседә таңнан алып кояш баеганчы комбайн, трактор, машина кабинасында эшләүнең ничек “рәхәт” булуын аңлатып тору кирәк тә түгел. Иксез-чиксез басуларның уңышын җыеп алганчы әле мең кат тир түгәргә кирәк.