Авыл хуҗалыгы
16 август 2023, 05:49

Минуты да исәптә чак

Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгының кырларында юлдан барганда, кайсы якка карасаң да алтынсу төскә кергән иген басуларында техника эшли. Урылган җирләрне ашлап, тракторлар туңга сөрә, тирән итеп культивацияли. Урып-җыю мәйданы да шактый әле.

– Быелгы һава торышы куандырмаса да, зарланырлык түгел.Көзге чәчелгән ашлыкның күп өлешен җыеп алдык, озакламый яз чәчелгәннәргә чыгабыз, – дип каршылады ачык йөз белән хуҗалык башлыгы Рамил Зарипов.
Рамилнең беренче генә уракны үткәрүе түгел, ул җир кешесе. Әтисе Әхләф абый белән ничә еллар инде крестьян-фермер хуҗалыгын алып баралар. «Алма агачыннан ерак төшми», дигәндәй Рамил дә җирнең, кешеләрнең кадерен белеп эш итә, мөһим агрочараларны үз вакытында төгәл итеп үткәрүгә бөтен белемен, сәләтен сала. Шул сәбәпле кырларның уңдырышлыгын күтәреп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 
Бүгенге көндә урак көндәлеге белән таныштырырга Рамил белән хуҗалык басуларына юл тоттык. Кырларда күпереп яткан теземнәргә карап, ашлыкның чыгышы мулдыр, дип кызыксынам. 
– Урыны белән һәр гектардан 17 центнердан артык бөртек җыеп алынган. Үзебезнең элекеге сортларга караганда, район хакимияте булышлыгында алынган элиталы сортлы ашлыкның чыгымы зур быел. Уракның экваторына җитмәдек әле, язгы чәчүләрнең гектарлары күберәк. Шул ук вакытта малларга печән дә әзерлибез, җирне туңга да сөрәбез, – дип уңышлары белән бүлеште Рамил басуларны гизеп йөргәндә. 
Иң беренче юлыбыз печән басуына төште. Анда “МТЗ-82.1” тракторында Радик Гарипов икенче укоска печән чабып йөри.  Аны берничә ел гына алдан салынган печәнлеккә ташыячаклар. Яңа печәнлеккә 1700 рулон сыя. 
Аннары без ындыр табагына юнәлдек.  Анда, билгеле инде, басудагы кебек үк, кызу эш өсте. Ындыр табагы ашлык китерүгә әзерләнеп куелган, бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Биредә Рәзил Хаҗиев бөртеклеләрне кабул итү һәм чистарту өчен җаваплы. Җәйге ялны тик үткәрергә күнекмәгән Ялдәк студентлары Динар Вәлиев белән Камил Юнысов һәр ашлык бөртегенең чисталыгы өчен тырышып эшлиләр. Аларның остазы, ындыр табагы буенча хезмәттәш агалары Илдар Янгиров та аларга киңәшче булып, һәр ашлык бөртеген тиешенчә эшкәртеп, үз эшләрен намуслы башкара. Бүген басудан коры кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп урнаштыру һәм чәчүлеккә орлык әзерләү иң мөһим бурыч итеп куела. Шуны аңлап, аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып эшлиләр ындыр табагында. 
Юлыбыз авыл янәшәсендәге туңга сөрү басуына килеп чыкты. Биредә җирне МТЗ-82.1 тракторы белән Рәдис Фәтһиев культивацияли. 
Якындагы басуда печән эшкәртеп яталар. Берсе чаба, икенчесе тырмалый. Ә Вилдан Шакиров пресска салып бара. Вакыт үтә. Тыгыз, кыска гына вакыт эчендә Вилдан белән  дә сөйләшеп алам. “Яңгырлар яугаласа да, аз гына аяздымы, без кырдан китмибез, мул уңышны тизрәк җыеп алырга тырышабыз. Хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәт, тулы эш шартлары тудыра. Хезмәт хакын вакытында түләп бара, премияләр дә бирәләр”, – диде ул һәм трактор кабинасына кереп, киң кырларны хезмәттәшләре белән иңнәргә ашыкты. 
– Уңышның нигезе – яхшы орлык, агрочараларны дөрес куллану, шулай ук хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, аңлашып эшләү дә югары нәтиҗәлелеккә илтә, – дип, уңышны җыеп алуга дәррәү, бердәм чыккан хезмәткәрләрен мактап искә алды Рамил Әхләф улы. –  Урып-җыюны хәвеф-хәтәрсез генә, матур нәтиҗәләр белән төгәлләргә язсын.
Амин, шулай булсын.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас