



Район хуҗалыклары көзге чәчүгә әзерләнгән басуларда эшкә кереште. Үткән атнаның шимбәсендә “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсе механизаторлары да беренчеләрдән булып чәчүгә чыктылар. Басудан тракторлар узганда тузан уйнап кала. “Шушындый коры туфракка төшкән иген бөртекләре тишелерме, механизаторларның хезмәте бушка калмасмы?” дигән сорау һәркемне борчый бүген.
Хуҗалыкта барлыгы 1000 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Бүгенге көндә чәчү эшләре барган Бикҗән авылы янындагы басудагы эш барышы белән кызыксындык. Биредә 250 гектарга якын мәйданда көзге арыш чәчү бурыч булып тора. “Кузбасс-А” чәчү агрегаты таккан тракторда тәҗрибәле механизатор Ришат Хәтмуллин эшли. Аңа ЗИЛ машинасында Ринат Зарафиев ашлыкны өзлектерсез китереп тора.
Аяз көннең һәр минуты кадерле икәнен аңлап эш итә механизаторлар. Без барганда егетләр чәчкечкә чәчүлек орлык төяү, тракторга ягулык салу белән мәшгуль иде.
– Беркайчан да ел елга охшамый. Көзге культураларның кышын ничек чыгасын белеп булмый бит, сүз дә юк, тау битләрендәге уҗымнарга бераз зыян килергә мөмкин булса да, тулысынча алганда, тиешле таләпләргә туры китереп орлыкларны җир куенына иңдергәндә, алар кышны әйбәт чыгачак дип ышанасы килә. Һава торышы уңай булса, чәчүне озакка сузмасбыз дип торабыз. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар, – дип алга куйган максатлары белән уртаклашты “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсе агрономы Артур Саяпов.
Якын көннәрдә бу эшкә башка хуҗалыклар да тотыначак. Бар хуҗалыкларга да алардан үрнәк алып, орлыкларның берсе дә җир өстендә калмаслык итеп, тиешле тирәнлектә чәчәргә насыйп булсын иде.